Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башка төбәкләрдә яшәүче татарлар максатчан юллама белән күп телле укытучыга укый алачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров быел Татарстаннан читтә яшәүче татарлар максатчан юллама белән күп телле укытучы белгечлегенә Казанда укый алачагын әйтте.

«Күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен белгечләр әзерләү программасы буенча максатчан юлламалар Татарстан балаларына гына бирелә иде. Быел Татарстаннан читтә яшәүче татар балалары да программада катнаша ала», - диде Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы күп телле мәктәпләргә укытучылар әзерләү өчен яңа уку елына 150 максатчан урынга заказ биргән. Көндезге бүлектә әйбәт укучы студентлар аена унбиш мең сум стипендия дә алачак.

Данис Шакиров сүзләренчә, чит төбәкләрдәге татар оешмаларының күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да максатчан юлламалар белән укырга керүне хәл итә алган. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда максатчан юлламалар саны артмаган. Татарстан мәктәпләренә бюджет урыннарын башка төбәк мәктәпләре белән бүлешергә туры киләчәк.

«Россиядә 1081 уку йортында татар теле туган тел буларак укытыла. Татар оешмалары һәрдаим Татарстаннан татар теле укытучылары җибәрүне сорый. Без бөтен мәктәпләрне дә тәэмин итеп бетерә алмыйбыз. Аларга үз балаларын Казанга җибәреп укытуны тәкъдим иттек», - диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе юлламаның укырга керү билеты түгеллеген аңлатты. Максатчан урыннар өчен дә абитуриентлар арасында бәйге булачак.

 

 

 

 

 

 

 

Татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев