Башны күчереп утырту операциясен хуплыйсызмы [сораштыру]
Россия программисты Валерий Спиридоновны катлаулы операция көтә. Аның башын икенче тәнгә күчереп утыртмакчылар. Операция 2017 елга планлаштырылган, аны Италия табибы Серджио Канаверо ясаячак. Табиб әйтүенчә, барысы да яхшы булса, Валерий Спиридонов бер елдан соң хәрәкәтләнә башлаячак, үз тавышы белән сөйләшә, битен дә тоя алачак. Пациент үзе булырга мөмкин күңелсезлекләр турында...
Россия программисты Валерий Спиридоновны катлаулы операция көтә. Аның башын икенче тәнгә күчереп утыртмакчылар. Операция 2017 елга планлаштырылган, аны Италия табибы Серджио Канаверо ясаячак. Табиб әйтүенчә, барысы да яхшы булса, Валерий Спиридонов бер елдан соң хәрәкәтләнә башлаячак, үз тавышы белән сөйләшә, битен дә тоя алачак. Пациент үзе булырга мөмкин күңелсезлекләр турында белә, аңлый, әмма эксперименттан баш тартмый.
Сергей Готье, Россиядә баш трансплантолог:
- Операциянең катлаулылыгы шунда - донор тәненең арка мие пациентның баш мие белән туры килергә тиеш. Бер кешенең башын икенче кешенең тәненә утырту бик катлаулы. Бөерне күчереп утыртканда да организм донор бөереннән котылырга тели, шуңа да иммунитетны баса торган дәвалау ысулы кулланыла. Бу очракта да кеше тәне пациент башыннан "ваз кичәргә" мөмкин. Аны ничек тә тоташтырып эшләтеп җибәрергә дә кирәк бит. Шуңа да бу эшнең нәтиҗәсе уңай булуында шикләнгәч, кирәкме соң бу операция дигән сорау туа. Әмма шул ук вакытта мин бу адымны тәнкыйтьләмим. Нәтиҗәсе уңай булмаса да, трансплантология, физиология, иммунология, анестезиология һ.б. өлкәләрдәге сорауларга ачыклык кертә алачак, яңа мөмкинлекләр ачачак.
Лилия ИСХАКОВА, КФУ аспиранты:
- Фән ягыннан карасак, нинди нәтиҗәсе булуга карамастан, бу зур ачышлар ясарга мөмкинлек бирәчәк. Уйлап карагыз: хәзер баланы ярып алу катлаулы операция булып саналмый, әмма элек хирург пычагы астында күпме хатын-кыз җан биргән! XX гасыр башында бер табиб, бала таптырганда унбиш хатын-кыз үлгәннән соң, үзен атып үтергәнен укыган идем, әмма табиблар тәҗрибә аркылы баланы ярып алу операциясен ясарга барыбер өйрәнгән.
Бу мәсьәләнең этик ягы да бар. Ике яктан да ризалык булырга тиеш. Чит илдә кешеләр, үзләре белән берәр ни була калса, тән әгъзаларын донор буларак куллана аласыз, дип ризалык бирә. Кеше дөньядан киткәндә дә максималь файдалы булырга тели. Ул башка кешегә тагын бер гомер бүләк итә. Димәк, тагын яшәргә мөмкинлек алган кеше дә тормышын заяга уздырмаска тиеш, күбрәк яхшылык кылырга тиеш дип саныйм.
Илнар Зиннәтуллин, "Туган авылым" мәчете имамы:
- Башны икенче тәнгә күчереп утыртуга риза булучының озак яшәргә теләүдән яки үлемнән куркудан булырга мөмкин. Аллаһка ышанучылар бакыйлыкка күченгәннән соң да тормыш булганын белә, ягъни алар физик үлемнән курыкмый. Барысы да Аллаһ Тәгалә кушканча булачак дип яши. Галимнәр фикеренчә, кешенең холкы-фигыле, тормышка карашы, гомумән, бөтен мәгълүматы баш миендә саклана ди, әмма дини кешеләр бу мәгълүмат җанда саклана дип саный. Бөтен тормыш кешегә бүләк ителгән җанда. Бу операция вакытында кемнең җаны сакланыр - билгесез. Бераз сакчылрак карарга кирәк бу адымга.
Хәния ФӘРХИ, җырчы:
- Авыру егет ягыннан да, табиб ягыннан да, ай-һай, бик җитди, катлаулы адым. Егет чарасызлыктан ризалык биргәндер. Ул үләсен чамалыйдыр, шуңа үзен файдалы итеп тоярга телидер. Аллам сакласын, әмма мин аның урынында булсам, шулай ук эшләр идем кебек. Табиблар Аллаһ түгел, барысы да Аның теләгенә бәйле. Табиб куллары белән могҗиза кылынса, бу зур казаныш булачак. Әмма операция үлем белән тәмамлана икән - аяныч. Табиб та бит кеше, аның пычагы астында кеше үлсә, моның белән яшәргә дә кирәк бит.Ә сез табиб белән пациентның бу адымын хуплыйсызмы?
("Ватаным Татарстан", /№ 52, 11.04.2015/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев