Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башта - чаңгы, аннан - пылау: Саба районы мөхтәсибәте дин кардәшләр арасында чаңгы ярышы уздырды [фоторепортаж]

Бүген Сабаның чаңгы базасында район мөхтәсибәте Саба җәмигъ мәчетенең 175 еллыгы уңаеннан чаңгы ярышы уздырды. Ярыш сәгать 10 да башланып китте. Чаңгы юлларыннан ерак түгел, Саба мәчете артында ярышта катнашучылар өчен учакта пылау пеште, табада коймак чыжлады. Иртәнге якта термометр -30 градусны күрсәтсә дә, көндезгә таба көн җылынып китте. Бу...

Бүген Сабаның чаңгы базасында район мөхтәсибәте Саба җәмигъ мәчетенең 175 еллыгы уңаеннан чаңгы ярышы уздырды. Ярыш сәгать 10 да башланып китте. Чаңгы юлларыннан ерак түгел, Саба мәчете артында ярышта катнашучылар өчен учакта пылау пеште, табада коймак чыжлады. Иртәнге якта термометр -30 градусны күрсәтсә дә, көндезгә таба көн җылынып китте. Бу килгән халыкка да тәэсир итми калмады: һәркем стартка күтәренке кәеф, җиңү омтылышы белән басты. Башта балалар ярышты. Алардан соң 2 чакрымлы арага хатын-кызлар кузгалды. Ир-атлар стартка ахырдан китте. Финишка соңгы чаңгычы килгәннән соң, җәмәгать бердәм булып мәчеткә юнәлде.Биредә Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов призлы урын алучыларга грамоталар һәм акчалы сертификатлар тапшырды. ( Призлы урын алучылар: Сабадан Шәмсевәлиев Айдар, Нәгыймова Әнисә (1урын), Шәйхетдинов Илшат, Лесхоздан Рәсилә Галиева (2 урын), Айдар Вәлиев, Мишәбаштан Алинә Гафиятова (3 урын), балалар арасында беренче уоын алучылар - Сабадан Айрат Әхмәтвәлиев, Мишәбаштан Мөслимә Гафиятова).Җәмәгать белән өйлә намазы укылганнан соң, спорт бәйрәме мул сыйлы табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев