Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белүчеләр юкмы?

Быел март аенда Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) советына Пермь өлкәсеннән хат алына.

Әлеге хатта Орда районы ветераннар советы рәисе Фир­дәвес Латыйпов якташы - Мерекаи авылында туган, сугыш елларында әсирлеккә төшеп, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше булган Нәҗип Гәрәевның раславынча, Саба районы кешесе Зиннәт Гыйззәтуллинның 1942 елда Тильзит лагеренда вафат булуы турында әйтелә. Кызганычка каршы, Нәҗип Гәрәев үзе хәзерге вакытта гүр иясе булган. Аның лагерь тормышы, Муса Җәлилнең көрәштәшләре турында хатирәләре теркәлгән кулъязмалар сакланып калган. Респуб­лика советы Ф.Латыйповның хатын Саба районы ветераннар оешмасы рәисе Расих Cабиров исеменә юллаган һәм Зиннәт Гыйззәтуллинның шәхесен ачыклау буенча сораш­тыру­лар һәм эзләнү эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта аның кайсы авылда туганлыгы, яше һәм армиягә алынганчы нинди эш башкарганлыгы турында төгәл генә мәгълүматлар юк.

Зиннәтулла Гыйз­зә­туллин турында белүчеләр булса, бу хакта район ветераннар советына яисә "Саба таңнары" газетасы редакциясенә хәбәр итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев