Бензинга акча жәл булса... газ ягулыгын куллан
Билгеле булганча, 1 марттан Татарстанда үзләренең транспорт чарасын газ ягулыгына күчерергә теләүчеләргә махсус субсидияләр гамәлгә керде. Шушы вакыт эчендә бензин һәм дизель ягулыгын газга алыштырырга теләүчеләрдән 500дән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән инде. Шунысын да искәртик: биредә сүз метан газына күчү турында бара.
Бу махсус программаны тормышка ашыруга Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда алданрак кереште. Ник дигәндә, республикабыз - газ ягулыгын популярлаштыруга аеруча зур игътибар бирә торган төбәк. Бу аңлашыла да, чөнки табигый газ - экологик яктан чиста ягулык. Аны кулланган вакытта һавага бүленеп чыга торган углекислый газ күләме - 2-3 тапкырга кими, ә сөрем газы исә 10 тапкырга азая.
Өстенлеге нидә?
Өстәвенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аны иң куркынычсыз ягулык төрләре исемлегенә керткән. Бактың исә, метан һавадан ике тапкырга җиңелрәк икән. Шул рәвешле, ул бер урында җыелып, берничек тә шартлау куркынычы тудырмый, ә шунда ук таралып бетә.
Әлбәттә, газ ягулыгының бензин һәм дизель белән чагыштырганда якынча өч тапкырга арзанрак булуын да онытырга ярамый. Белгечләр сүзләренчә, машинасын газга күчергән кешеләр бер чакрым саен 2 сум акчаларын янга калдыру мөмкинлеге ала.
Бензинга бәя туктаусыз арткан чорда газ ягулыгын популярлаштыруның әһәмияте тагын да арта, билгеле. Әлеге күрсәткечләрне күздә тотып, Татарстан җитәкчелеге үз транспорт чараларын газ ягулыгына күчерергә теләүчеләргә махсус субсидияләрне гамәлгә кертте дә инде.
Субсидияләргә дәгъва итүчеләр колагына...
Бу максатка республика бюджетыннан барлыгы 75 миллион сум акча каралган.
- Агымдагы елда әлеге программа кысаларында барлыгы 1500 машинаны газ ягулыгына күчерү күздә тотыла. Кагыйдә буларак, дәүләт газ ягулыгына күчү карарын кабул иткән шәхси затларның чыгымнарының 30 процентын махсус субсидияләр ярдәмендә каплый (биредә сүз җиңел машиналар турында бара - ред.). Җиңел автомобильне газга күчерү якынча 75 мең сумга төшәр дип планлаштырыла. Шул ук вакытта аларга 1500 кубометр газ бушлай биреләчәк, - дип аңлатты безгә Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.
Шунысын да искәртик: 1500 кубометр газ 1500 литр бензинга тиң.
Юридик затлар әлеге төр субсидияләрдән тыш, махсус кредитка да дәгъва итә ала. Кредит ставкасы нибары 1 процент тәшкил итә. Әйтергә кирәк, юридик затларга кредитлар белән булышу шулай ук юкка түгел. Йөк машинасын газ ягулыгына күчерү күпкә кыйммәтрәк. Бу эшләргә якынча 300-600 мең сум акча кирәк булырга мөмкин.
Транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү өчен нишләргә соң? Беренче чиратта, машиналарның җиһазларын алыштыру пунктлары аша махсус гариза калдыру сорала. Яисә Татарстан Икътисад министрлыгына гариза тапшырырга кирәк. Әлбәттә, теләге булганнарга 8 (843) 524-90-90 телефонына шалтыратып, үзләрен борчыган барча сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырылган.
- Хәзерге вакытта үз транспорт чараларын газга күчерергә теләүчеләрдән якынча 500 мөрәҗәгать килде инде. Аларның 400е - шәхси, калганнары - юридик затлар. Дөресен генә әйткәндә, алар газ ягулыгына күчү турында төпле карарга килмәгән әле. Бу теманы яхшылап өйрәнәләр, уйлыйлар, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Бүгенге көндә Татарстанда 10 газ станциясе эшли. Аларның өчесе - Казанда, калганнары - Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Мамадыш, Буа һәм Шәмәрдәндә урнашкан. Шунысын да искәртик: хәзерге вакытта яңа станцияләр төзелә башлаган инде. Тиздән республикада тагын 8 газ станциясе файдалануга тапшырылырга тиеш. 2018 елда исә 18 шундый станция сафка басар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев