Бер ай эчендә республика клиник хастаханәсенә кар көрәгәндә түбәдән егылып төшкән 17 кеше мөрәҗәгать иткән
Табиблар быел кар күп яуганга, саклык чараларын аеруча төгәл үтәргә кирәклеге турында искәртәләр.
Соңгы айда республика клиник хастаханәсенә түбәдән кар көрәгәндә егылып имгәнгән 17 кеше мөрәҗәгать иткән Бу хакта медицина учреждениесендә хәбәр иттеләр.
Табиблар әйтүенчә, кешеләрнең күбесе йорт түбәләрен кардан чистартканда һәм яңа ел гирляндаларын салдырганда егылып төшкән. Пациентлар умыртка сөяге, кул-аяклар сынып, шулай ук баш сөяге ‑ миләре җәрәхәтләнеп китерелгән.
2 нче номерлы нейрохирургия бүлегендә хәзер 64 яшьлек Казан кешесе дәвалана, ул түбәдә кар көрәгәндә куркынычсызлык техникасын санга сукмау аркасында авыр җәрәхәтләр алган. Ир-атка ике умырткасына операция ясаганнар һәм аның алда бер елга якын тернәкләнү көтә.
Табиблар быел кар күп яуганга, саклык чараларын аеруча төгәл үтәргә кирәклеге турында искәртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев