«Бер тамчы кан бер чиләк алтыннан да кыйммәтрәк!»
Киләсе елда Татарстан җирлегендә кан хезмәте оешуга 85 ел була. 1932 елда республикабызда беренчеләр рәтендә кан үзәге ачыла. Сигез дистәдән артык ел дәверендә донорлыкка мөнәсәбәт ничек үзгәрүе, бүгенге көндә канның кыйммәте хакында без Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев белән сөйләштек. - 85 ел - аз вакыт түгел. Бу...
Киләсе елда Татарстан җирлегендә кан хезмәте оешуга 85 ел була. 1932 елда республикабызда беренчеләр рәтендә кан үзәге ачыла. Сигез дистәдән артык ел дәверендә донорлыкка мөнәсәбәт ничек үзгәрүе, бүгенге көндә канның кыйммәте хакында без Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев белән сөйләштек.
- 85 ел - аз вакыт түгел. Бу дәвердә кан хезмәте нинди үзгәрешләр кичерде?
- Әйе, 1932 елда беренче кан үзәкләре оештырыла башлый. Алар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта - өч-дүрт шәһәрдә барлыкка килә. Беренчеләр арасында Казан да була. 85 ел дәверендә бик күп үзгәрешләр булды - кан алу, аны тикшерү, канны әзерләү һәм саклау технологияләре үзгәрде.
2,5 ел элек башкалабызда кан үзәгенең яңа бинасы төзелде. Моңа кадәр Кан үзәге Себер трактында урнашкан иде. Үз вакытында ул алдынгылардан булган. Әмма дөнья үзгәреп тора. 1961 елда төзелгән бина - бүгенге прогрессив таләпләргә туры килми иде, билгеле. Шуңа да яңа бина төзү турында карар кабул ителде. Нибары 9 ай эчендә Яңа кан үзәге бинасы сафка бастырылды. Бу үзәктә, ил буенча гына түгел, дөньядагы бөтен алдынгы технологияләр тупланган. Хәзерге вакытта бездәге кан үзәге иң яхшылардан санала.
Бүгенге көндә Татарстанда кан әзерләү учреждениеcе менә шушы берәү. Моннан тыш Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә өч филиалыбыз эшли. Шул ук вакытта Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм төбәкара клиник-диагностик үзәгендә өч бүлек бар.
- Кан әзерләү, тикшерү, саклау технологияләре үзгәрде, дидегез. Элек ничек эш итүләре һәм бүгенге көндә эшнең ни рәвешле башкарылуы турында сөйләгезче...
- Мин медицина училищесында укыганда, студентларга тәҗрибә туплау өчен мөмкинлекләр бик зур иде. Без барысына да авырулар янында торып өйрәндек. Хәзер яңа законнар кертелде. Студентлар фантомнарда эшлиләр. Ә без авыруларны кулыбыз белән тотып, капшап укыдык. Операция вакытында «Кемдә нинди кан?» дип сорыйлар иде дә, кан төркеме туры килгән кешене шунда ук операция ясалган кеше белән янәшә яткырып куялар иде. Канны тамызып, туры киләме-килмиме икәнен тикшереп карыйлар да, туры килсә, аның канын операция ясалган кешегә салалар. Үзем дә мин шулай ике тапкыр кан бирдем. Бу турыдан-туры кан салу, дип атала. Бүген, әлбәттә, технологияләр үзгәрде. Турыдан-туры кан салуны инде кулланмыйлар. Куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар бик нык артты. Кешедә төрле инфекцияләр булырга мөмкин бит. Кан салу вакытында кешене нинди дә булса чир йоктыру куркынычыннан бик нык саклыйлар.
Хәзерге вакытта кан хастаханәгә барып җиткәнче өч тапкыр тикшерелә. Мәгълүм булганча, кан өчкә бүленә: плазма - ул саргылт төстә, эритроцитлар һәм тромбоцитлар - кызыл кан. Плазманы 6 айга без карантинга салабыз - ул минус 40 градуста саклана, ә эритроцитлар минус 80 градуслы суыткычка куела.
- Алдынгы технологияләр булу бик яхшы. Әмма иң мөһим рольне үз каны белән бүлешергә теләүчеләр башкара. Республикабызда донорлыкка мөнәсәбәт нинди?
- Татарстанда ел әйләнәсендә - 50-51 тонна кан әзерләнә. Бу барлык республикабыз хастаханәләрен кирәк кадәрле кан белән тәэмин итәргә җитә. Бүгенге көндә Татарстанда канга бернинди кытлык юк. Бу Татарстан халкының донорлыкка мөнәсәбәтен чагылдыра торган төп күрсәткеч.
Һәрбер донорга мин күңелемнән дә, күргән саен да рәхмәт әйтәм. Чөнки алар үзләренең каннары белән мохтаҗ кешеләргә булышалар. Моннан да изге эш юк. Донорлар - алар медицинаның алтын баганасы. Әйе, донорларның эше күренми. Операция ясаганда хирург, анестезиолог бик зур эш башкаруын беләбез, мин аларга кул чабам. Әмма шул ук вакытта, бер тамчы кан булмаса, алар берни дә эшли алмый. Донорлар исә үз йөрәгеннән чыккан кан белән бүлешеп, авыру кеше өчен бу минутта иң кыйммәте белән тәэмин итә.
- Кан тапшыруның мөһимлеген аңлаучылар, донор булырга теләүчеләр саны елдан-ел артамы соң?
- Донорлар саны арта барамы, дип инде... Аның бит артыгы кирәк түгел. Донорлар саны хәзерге вакытта 40-45 мең кеше. Шушы санны тотрыклы саклыйбыз. Артык планның кирәге юк. Бер тамчы кан - ул бәһасез. Аны нәрсә белән чагыштырырга да белмим. Әйе, дөньяда һәр эшнең, һәр адымның үз бәясе бар. Әмма канның кыйммәтен ничек бәяләргә? Авыру кеше өчен 200-300 миллилитр, 500 миллилитр кан ул бер чиләк алтыннан да кыйммәтрәк. Аңа алтын да, алмазлар да, бриллиантлар да кирәк түгел. Канның кыйммәте бәяләп бетергесез. Бу - кешенең сәламәтлеге, тормышы.
Безнең елдан-ел даими рәвештә кан тапшыручы донорларыбыз бар. Алар инде тикшерелгән. Кайберәүләре инде 150-160 литр кан биргән. Әмма сүз белән әйтеп кенә моның никадәр икәнен күз алдына китерү кыен. Ә менә 16 чиләк кан тезеп куеп, алдында бер кешене бастырсаң - менә монысы инде әлеге күләмнең күпме икәнен ачык чагылдыра. Мондый донорлар бик күп. Яңалары да килеп тора. Көн саен 30 процент кан тапшыручылар - яңа донорлар.
- Республикада канга кытлык юк, дидегез. Ә бит еш кына «Ашыгыч рәвештә шушы төркем кан кирәк!» дигән игъланнар күзгә ташлана...
- Мин аларны үзем дә күрәм. Бер көнне телевизор караганда игълан күзгә ташланды: «Мөселман малае үлә. Ашыгыч рәвештә кан кирәк». Кан төркеме күрсәтелгән, телефоны бирелгән. Тиз генә шушы номерны җыеп шалтыратам: «Сезгә кан юк, дип әйттеләрме әллә?» - дип сорыйм. «Юк, алай әйтмәделәр», - ди. Ачыклый торгач, моңа: «Кан запасларын тулыландыру өчен донорлар алып килә алмассызмы икән», - дип әйткәннәре билгеле булды. Моның начары юк. Дөрес әйткәннәр. Әмма игълан биргән кеше донорларны халыкта кызгану хисе тудырып эзләргә булган. Моны, билгеле, гаеп итеп карарга ярамый.
Икенче бер төркем мөрәҗәгатьләр дә очрый: «Шушындый-шушындый төркем кан кирәк. Гаиләнең акчасы юк. Шушы хәбәрне тараткан өчен бер фонд бу гаиләгә 32 сум күчереп бара», - дигәннәре. Менә монысы инде кеше алдау, дип атала. Татарда «Ил төкерсә, күл була» дигән мәкаль бар бит. 10 кеше шушы хәбәрне таратса, 320 сум җыела, дигән сүз. 100 кеше таратса, менә сиңа - 3 меңнән артык.
Кеше кан тапшырганнан соң, аның плазмасы 6 айдан гына кулланыла ала. Без аны тикшерәбез, бернинди авыру да булмаган очракта гына хастаханәгә җибәрәбез. Ә тромбоцитлар, эритроцитлар икенче төрле тикшерү уза. Бу ысул кыйммәтрәк, әмма күпкә тизрәк. Ниндидер инфекцияле авырулар табылса (ВИЧ, гепатит һ.б.), ул шунда ук юк ителә. Бернинди дә авырулар табылмаган очракта, эритроцитлар, тромбоцитлар икенче-өченче көндә кулланыла ала. Димәк, ашыгыч рәвештә кан кирәк, дигән игъланга җавап биреп, билгеле бер кеше кан тапшырырга барса, аның каны әлеге игъланда күрсәтелгән кеше ихтыяҗларына кулланылмаячак. Әмма үз вакытында башка берәүнең гомерен саклап калырга мөмкин.
- Берничә ел элек донорларга кан тапшырган өчен акча бирүдән туктыйлар, аларны ашату гына күздә тотыла, дигән хәбәр зур шау-шу куптарган иде. Әмма республикабызда мондый үзгәрешләр булмады кебек...
- Чыннан да, 2013 елның 1 июленнән ул закон эшли башларга тиеш иде. Зур шәһәрләрдә баш күтәрүләр дә булды. Бездә андый шау-шулар купмады. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләренең акыл белән эш итүләре мондый кискен вәзгыятьне тудырмаска мөмкинлек бирде. Татарстан ничек эшләде - шулай эшли. Һәрбер донорга билгеле бер күләмдә акча бирү дәвам итә.
Мәскәүдә Россия күләмендәге бер зур җыелыш вакытында миннән: «Нигә Татарстан донорларны ашатмый?» - дип сорадылар. «Татарстанда кибетләр шул кадәр күп, ашау ягыннан бернинди кытлык та юк. Бирелгән акчасына, күңеле ни тели, шуны керә дә ала», - дип җавап бирергә туры килде миңа.
Әйе, законда донорларны ашату каралган. Әмма бу бик тә мәшәкатьле. Донорлар арасында бит вегетарианнар да, мөселманнар да, яһүдиләр дә, христианнар да булырга мөмкин. Мөселман, әйтик: «Мин дуңгыз ите ашамыйм», - дисә, яһүди: «Бу кәшер түгел», - ди. Көн саен 100-120 донор - аларның һәркайсына ярап бетеп булмый. Кешенең нәрсә ашыйсы килә, шуны ашау мөмкинлеге бирергә кирәк. Моннан тыш, донорларны ашата башласаң, ризыкны сатып алырга, ә иң мөһиме - аны сакларга кирәк бит. Һәр ризыкның үз таләпләре бар. Төбәкләрдә болай эш итә башлаганнар иде, ризыклары бозыла башлады. Шуңа бу «авыртмаган башка тимер тарак» дип атала. Бүген бөтен Россия буенча акча гына бирәләр.
- Донор булу өчен нинди таләпләр үтәлергә тиеш?
- Кан бирер алдыннан майлы ризык ашарга, аракы эчәргә, тәмәке тартырга ярамый. Шундый таләпләр бар. Ә иң мөһиме - тулысынча сәламәт, дөрес тормыш рәвеше алып барган кеше генә донор була ала.
- Кан тапшырган кешегә ниндидер өстенлекләр каралганмы соң?
- Ә нинди өстенлекләр бирелергә тиеш? Әйе, социаль яктан карасаң - аларга ял көне бирелә, чиратсыз медицина хезмәте күрсәтелә. Әгәр дә 40 тапкыр бушлай, яки 60 тапкыр акчага кан тапшырса, ул кеше Россиянең атказанган доноры исеменә лаек була. Әмма болары икенчел мәсьәлә. Иң беренче чиратта, донорлык - ул горурлык! 60 тапкыр кан тапшырганнан соң бирелә торган «Атказанган донор» күкрәк билгесе, шул кадәр кан тапшыруы, күпме кешегә булышуы белән горурлану хокукы бирә. Без, гомумән, бөтен нәрсәдән файда эзләргә күнеккән. Ә иң мөһиме - ниндидер өстенлекләр түгел бит. Әйе, канун буенча елга фәлән кадәр акча бирү, тагын бер төркем тиешлесе бар. Боларның барысы да Интернетта ачык язылган. Кызык булса, карасыннар. Әмма боларны горурлык белән чагыштырып булмый. «Мин ничә кешене коткардым» дип йөрү горурлыгыннан да өстен нәрсә юк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев