Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер хата икенчесен ясарга сәбәп була

Суд залыннан

Шәмәрдәндә халык телендә “кирпеч” дип  йөртелгән юл билгесе  куелган  урамнар барлыкка  килде. Агымдагы   елның 4 ноябрендә “Ниссан”  машинасын йөрткән 1975 елгы ир-ат та шул билге торган  урамга  килеп  керә. Нәтиҗәдә икенче автомобильгә бәрелә.  Вакыйга  урынына  килеп  җиткән юл-патруль хезмәте инспекторы ир-атта алкоголь исереклеге билгеләре дә барлыгын күрә.  Йөртүче  алкотесторга өрүдән, шулай ук кан  анализы бирү өчен  хастаханәгә барудан баш тарта.

Судта И. Кәримов ул   көнне үзенең хәмер  куллануын  яшер­мәде һәм административ хокук  бозуын тануын  белдерде. Җәмәгать  судьясы аны бер  ел да 6 айга транспорт  белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум  күләмендә штрафка тарту турында  карар  чыгарды.

Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев