Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм тавыш бирү көнендә ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза

8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 7.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза.

Бердәм тавыш бирү көнендә ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза

Фото: tnv.ru

Туры эфирда Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь алып баручылары, һөнәри династияләр, танылган галимнәр, федераль конкурсларда җиңүчеләр кунак була.

Марафон кысаларында «Яңалыклар»ның махсус чыгарылышлары күрсәтелә. Тамашачыларга сайлау участокларыннан репортажлар, сайлауга килүчеләр саны турында мәгълүмат, ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән сайлауларның якынча нәтиҗәләре, мәдәни-массакүләм чаралар трансляциясе тәкъдим ителә. «Болгар радиосы»ннан традицион туры эфир планлаштырылган.

Моннан тыш, ТНВ алып баручылары туры эфирда 12 айфон һәм «Лада Веста» автомобиле ияләренең исемнәрен атаячак. Аларны фотоконкурста катнашып отарга мөмкин була.

  • 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау уза. Парламент биш елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.
  • Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде. 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.
  • Бу көнне 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау да була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/berdam-tavys-biru-konenda-tnvda-boten-gaila-belan-sailauga-telemarafony-uza-5892451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев