Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән
Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“COVID-19 акрынлап сезонлы инфекциягә әйләнеп килә. SARS-CoV2 көзен кабат көчәергә мөмкин”, – дигән ул.
Наталья Пшеничная сүзләренчә, гадәттә, көз көне сулыш органнарына тискәре йогынты ясый торган күп кенә инфекцияләр үсеш ала.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә коронавирусның май ахыры-июньдә көчәячәген фаразлаган иде.
Чыганак : http://idel-tat.ru/news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев