Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр Татарстанның 34 районының 329 ишегалдында башланды

Хәзерге вакытта 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанның 34 муниципалитетының 329 ишегалдында эшләр бара.

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә программа кураторы Венера Камалова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

"Якындагы ике атнада тагын 87 ишегалдында эшләр башланачак. Шулай итеп, эшләр 416 ишегалдында барачак. Бу 2021 елда ремонт планлаштырылган ишегалларының гомуми саныннан 40% тәшкил итә", - дип төгәлләштерде докладчы.



Шул ук вакытта Камалова кайбер муниципалитетларның 2020 елга планлаштырылган эшләрне, шул исәптән юлларны да төгәлләвенә аерым тукталды. Бу - Тәтеш, Азнакай һәм Бөгелмә районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы.

Моннан тыш, узган ел программасы буенча ишегалларында җиһазлар урнаштыру дәвам итә — 27 майга булган мәгълүматларга караганда, җиһазларның 11,5%ы әлегә кадәр монтажланмаган. Ремонтланмаган җиһазларның югары проценты (10%тан артык) һәм аны урнаштыру буенча түбән динамика Яр Чаллыда (37%), Лениногорск (34%), Яңа Чишмә (31%), Алабуга, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында күзәтелә.

Программа кураторы шулай ук ишегалларын төзекләндерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү турында да әйтеп үтте, моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларда булган иде. Намуссыз подрядчы мисал итеп ул Әлмәттә Совет ур., 155 адресы буенча эшләгән компанияне китерде.

2021 елда барлыгы 40 муниципалитетта 831 ишегалды тулысынча җәй көне җиһаз белән тәэмин ителәчәк. Аны июль уртасыннан урнаштыра башлау күздә тотыла, дип аңлатты Венера Камалова.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев