Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең җыр» лабораториясендә яшь иҗатчылар ун көн эчендә унҗиде җыр язачак

Кариев театрында иҗади лабораториягә старт бирелде.

«Калеб» яңа буын җыены ун көн эчендә татарча унҗиде җыр язылачагына ышандыра. Кичә Кариев театрында «Безнең җыр» лабораториясенә старт бирелде.

51 яшь иҗатчы өчәр кешелек командаларга берләшеп татарча җыр язачаклар. Җырның тематикасы билгеләнмәгән, ул иҗатчыларның үз ихтыярында кала. Лабораториянең кураторы һәм катнашучыларның берсе – Йолдыз Миңнуллина.

Иҗади лаборатория халык шагыйре Разил Вәлиев һәм күренекле композитор Резеда Әхиярованың лекцияләре белән башланып китте. Алар үзләренең җырлар язу тарихлары мисалында тәҗрибә уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр.

Яшь иҗатчылар – шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган командалар шобага салып билгеләнде. Эстрада җырлары язарга алынган композиторлар арасында Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Радик Сәлимов, Зөлфәт Фәлиуллин, Миләүшә Хәйруллина, Юрий Федоров бар.

Шагыйрьләр арасында Рифат Сәлах, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар бар. Җырчылар - Гульнора Гатина, Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар. Йолдыз Миңнуллина белән Ильяс Камал язган җырны Эльза Исламова җырлаячак. Эльмира Җәлилова белән Ләйсән Абдуллина язган җырны Илгиз Мөхетдинов башкарачак.

Октябрь аена кадәр һәр команда икешәр җыр әзерләп яздырачак. Нәтиҗәләр оркестр белән оештырылган концертта билгеләнәчәк. Иҗади лаборатория «Калеб»кә бирелгән грантлар ярдәмендә уздырыла.
 

Фото: Рәмис Нәҗмиев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев