Бүген районыбызның 8 ветераны Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте
Республикада Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет академия театрында Республиканың сугыш һәм тыл ветераннары белән очраша. Әлеге очрашуга Саба районыннан район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә 8 ветеран да юл алды. Алар - Язлы Арташтан Мансур Әгләмҗанов,...
Республикада Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет академия театрында Республиканың сугыш һәм тыл ветераннары белән очраша.
Әлеге очрашуга Саба районыннан район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә 8 ветеран да юл алды. Алар - Язлы Арташтан Мансур Әгләмҗанов, Көектән Шаһи Гайфиев, Шәмәрдәннән Биктимер Ибраһимов һәм Фәтхрахман Фәйзрахманов, Мичәнбаштан Мәдәния Ахунова, Лесхоздан Габделхәй Арсланов, Сабадан Рәйсә Сираҗиева һәм Әнвәр Гафиятуллиннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев