Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген-Россия флагы көне

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.

Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указы нигезендә гамәлгә куелган.  Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. 
Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Хәзерге көндә дә әләм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче купмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебезне, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә. Флаг ватандашларыбызның хезмәтен, фәнни ачышларын һәм икътисад, социаль, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге казанышларын бәйли.
Балаларыбызда һәм оныкларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә бердәм ниятебез Россия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч булып тора.
 Бәйрәм белән Сезне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев