Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимер Шәймиевка - 80 яшь

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. М.Ш.Шәймиевнең бабасы - Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы - Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26...

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

М.Ш.Шәймиевнең бабасы - Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы - Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).

1954 елда М.Ш.Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

Shaymiev.jpg

1994-2001 елларда Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.

2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.

Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).

2001 елның 1 декабреннән "Бердәм Русия" партиясенең Югары Советы рәистәше.

Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, ике улы бар - Радик һәм Айрат Шәймиевләр.

Бүләкләр

Дәүләт бүләкләре

Җәмәгать бүләкләре

  • Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты;
  • Русия Федерациясе Журналистлар берлегенең "Матбугат белән аралашкандагы ачыклыгы өчен" премиясе;
  • Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәга палатасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Русия ассоциациясе тарафыннан булдырылган "Көмеш укчы" дигән беренче милли премия лауреаты;
  • 1997-1998 еллар сезоны йомгаклары буенча "Русиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен" номинациядә "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты; "Ел Президенты" номинациясендә "Руссия Милли Олимпы" премияләре (2001, 2004 еллар) лауреаты.
  • 2004 елда "Русия Милли Олимпы" бүләгенең "Батырлык һәм намус өчен" ордены иясе.
  • 2001 елның июнендә ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацуура М.Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды.
  • 2004 елның февралендә Президент икенче дәрәҗә "Ахьдз-апша" ордены белән бүләкләнде.
  • 2005 елның мартында Русия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен диплом һәм "Русия - ЮНЕСКО"ның истәлекле медале белән бүләкләнде.
  • 2005 елның июнендә I дәрәҗәле "Әл-Фәхр" мактау ордены белән бүләкләнде.
  • 2005 елның июлендә - рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле «Изге» Сергий Радонежский ордены белән бүләкләнде.
  • Казакъстан Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты (2005 ел).
  • 2005 елда «Руссияне олылыйк» Минин һәм Пожарский ордены.
  • 2007 ел өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премиясе лауреаты.
  • 2008 елда Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Олимпия ордены белән бүләкләнде.
  • Казан шәһәренең Мактаулы гражданы (2005 ел),
  • Алтай Республикасының Мактаулы гражданы (2007 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев