Бүгеннән кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә
Үзгәрешләр Кизнер – Казан, Шәмәрдән – Казан һәм Казан – Кукмара маршрутларына кагыла.
1 марттан 11 мартка кадәр 6925нче номерлы Кизнер — Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрә. Поезд 20:30 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән пунктка 22:32 сәгатьтә киләчәк.
2-12 мартта ике шәһәр яны поезды өчен түбәндәге хәрәкәт графигы билгеләнә:
6401нче номерлы Шәмәрдән — Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалачак, 6:36 сәгатьтә килеп җитәчәк;
6420нче номерлы Казан — Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе эшли), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә мөмкин.
Фото: kzn.ru
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев