Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әби, күтәрелеп карагыз әле, мин урыска охша­ганмы?”

Көз көне "Колхоз базары"нда җиләк-җимешләр карап йөргәндә, яныма бер карчык килеп: "Сыйнук, сичас ыскулькы вриме?" - дип сорады.

Мин аңа: "Әби, күтәрелеп карагыз әле, мин урыска охша­ганмы?" - дидем. "Түбә­тәйле икәнеңне күреп торам, прусты привичкы инде", - дип әйтеп куйды карчык. Гадәт китми, чир китә, диел­гән бит татар халык мәка­лендә...

Бу - бердәнбер очрак түгел, Казан урамнарында йөргәндә күп кеше (татарлар турында әйтәм) үз гозерен русчалатып сорый, чөнки ул гадәткә кергән.

Нәрсә соң ул гадәт? "Татар теленең аңлатмалы сүз­леге"ндә бу хакта болай ди­елгән: "Гадәт - гарәп сүзе, кем­нең дә булса тормышындагы даими, гадәткә әве­рел­гән тәртибе, үз-үзен тотышы, характер үзенчә­лек­ләре".

Гадәт - кешенең икенче табигате, дә диләр халыкта, чөнки берәр эшне башкарганда, ул берни уйламый, га­дәт буенча аны үзеннән-үзе үти. Гадәтнең төрләре гаять дәрәҗәдә күп: ниндидер һө­нәр, көнкүреш, шәх­си, социаль, психологик, хисси, физик, үз-үзеңне тоту белән бәйләнгәннәр һ.б. Өстәл янына ашарга утыру алдыннан кулны юу, "бисмилла" әйтү, ашаганда сөй­ләшмәү, тук­ланганнан соң "амин" итү, өстәл өстен сөр­теп, савыт-сабаларны юып кую һәм шундый башка эшләр гадәткә кергән булса, алар үзеннән-үзе эшлә­нә­чәк. Кайберәүләр эштән өенә кайтканнан соң, кием­нәрен төрле җиргә, төрле бүлмәгә салып аталар да, аш бүлмәсеннән тәлин­кәгә азык салып, кунак бүлмә­сендәге телевизорны кабызып, аның каршындагы диванга утырып ашый башлыйлар. Өйдәгеләр белән тие­шенчә аралашмыйча, алар белән бергәләп өстәл янына утырып ашамыйча, үзләре теләгәнчә (гадәт­ләнгәнчә) эш итәләр. Мондый гадәт макталмый, әлбәт­тә. Димәк, га­дәтнең яхшысы да, начары да була.

Хәзерге заманга ыгы-зыгылык, гаять тиз үзгә­рү­чәнлек, күп мәгълүмат­лы­лык, коточкыч ритмлылык хас. Шуларга яраклы яхшы, күр­кәм гадәтләр дә булдырырга тырышырга кирәк. Әйләнә-тирә мохиткә яраклашу да мө­һим роль уйный. Кеше миенең эшчән­леге шулар нәтиҗәсендә үзгәргән шартларда яңа гадәтләр барлыкка китерә.

Психологлар раславынча, кешедә гадәт 21 көн үт­кәч барлыкка килә. Моның өчен ул һәр көнне билгеле бер эшне, хәлне, хәрәкәтне башкарырга тиеш. Үзегездә яхшы гадәт булдырырга теләсәгез, бу киңәшне онытмагыз! Га­дәтләнеп бетмәгән очракта, аны тагын берничә тапкыр кабатларга кирәк булачак.

Начар гадәтләр тиз генә китми шул. Тауны күчерү ансат, гадәтне бетерү кыен, ди­гән халык. Берәр эшне башлар алдыннан кеше үзенең игътибарын аны үтәүгә юнәл­тергә һәм, һичшиксез, алга куелган максатның җи­ренә җиткереп башкарылачагына нык ышанырга тиеш. Шулар белән беррәттән, үзендә яңа файдалы гадәт­ләр булдыруга да көч куярга кирәк. Бу эштә тирә-юньдә­геләр, туган-ту­мачалар, дус-ишләр дә булышлык күрсәт­сә, аңа уңай тәэсир итәчәк һәм ул үз максатына ире­шәчәк.

Заманның алга киткән тех­никасы да кешегә төр­лечә тәэсир итә. Урта яшь­тә­геләр һәм өлкәннәрнең кү­бесе телевизор каршында сәгатьләр буе утыра: төрле сериаллар, бәгырьне кисәр­лек хә­бәр­ләр, тузга язмаган хәлләр, тәрбия­сезлек һәр программада да җитәрлек. Яшь­ләр­нең күп­челеге санак (компьютер) яки интернетлы телефон карый, вакы­тының шактый өле­шен дус­ла­ры, танышлары белән сөй­ләшеп үткәрә. Бу мавыгулар тәү­лек­нең күп өлешен тәшкил иткән­гә күрә, кеше­ләрнең сәламәтлегенә тис­кәре тәэ­сир итә. Исерткеч эчем­лек­ләр белән "дуслашу", тәмәке­нең зарары турында әйтеп торасы да юк. Яшь аналарның урамда бала арбасы тартып барганда, бер кулында сыра шешәсе, икен­чесендә сигарет булуын күрү - яман гадәтләрнең кешене бозылуга китерүенә дәлил булып тора.

Кешедә дөрес туклану гадәте бар икән, бу - уңай күренеш. Туклану режимын саклау, шикәрле-баллы азык­ларны аз куллану, яшел­чәләргә күбрәк игътибар би­рүнең файдасы зур, ә йок­лар алдыннан туйганчы ашау зарарлы. Лимонлы чәй, минераль су, үлән тө­нәтмәләре тәнгә сихәт бирә, күңелне күтәрә. Гомумән алганда, кеше тәүлегенә 3 литр чамасы сыеклык эчәргә тиеш. Шунысын да онытмаска кирәк: сыек­лык белән организмдагы зарарлы матдәләр дә чыгарыла.

Кеше өчен иң файдалысы - сәламәт яшәү рәвешен күр­кәм гадәт итү. Икенче яктан караганда, бу - үз организ­мыңны билгеле бер режимга салу дигән сүз: вакытында йок­лау, уяну, туклану, эшләү, ял итү һ.б. Мөселманнар моны ислам дине кануннары белән бәйләп аңлаталар. Дө­рестән дә, һәр нәрсәне үз вакытында башкару, үзеңне аңа гадәт­ләндерү бик зур файда ки­терә. Кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да канә­гать­лек ала, шундый күркәм гадәт белән (сәламәт яшәү рәвеше белән) баласын да тәрбияли, картлык кө­нен­дә тиешле хөрмәткә дә лаек була...

Халкыбызның күркәм го­реф-гадәтләрен дә онытмаска кирәк, чөнки аларның нигезендә милләтебезнең асылы ята. Көндәлек тормышта әйләнә-тирәдәге ке­шеләр белән (нинди милләт­тән булуына карамастан) дустанә яшәү зарур. Зарарлы, начар гадәтләребездән арынып, яхшы, күркәм гадәт­ләрне үзебездә күбрәк булдырырга тырышыйк!

Нияз БИШБАЛТА

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев