Биектауда, йогышлы авыруларга каршы уку-өйрәнүдә, маллар яндырылды - фото
Биектауның Тимофеевка авылында Татарстанның барлык баш мал табиблары катнашында уку-өйрәнүләр узды.
Бүген Биектау районының Тимофеевка авылында, Татарстанның 43 район һәм 3 шәһәренең баш ветеринария табиблары катнашында, күчмә семинар форматында уку-өйрәнүләр узды. Ул кош-корт һәм мал-туарда килеп чыгарга мөмкин булган себер язвасы, Африка чумасы, тилчә һәм кош гриппы кебек йогышлы авыруларны кисәтүгә корылган иде.
Төп доклад белән ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.
Семинарда Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Россельхознадзорның Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты.
Өйрәнүләрнең легендасы буенча, 4 октябрьдә Биектау район ветеринария берләшмәсенә Илдар Ибәтулин хуҗалыгында дуңгызлар үлә башлау турында хәбәр керә.
Әлеге хәл урынына, клиник-эпизоотологик тикшерүләр үткәрү өчен, районның ветеринария лабораториясе белгечләре килә. Нәтиҗәдә, хуҗалыкта Африка чумасы диагнозы раслана һәм Баш ветеринария идарәсенә хәбәр ителә. Идарә исә республика штабын Татарстанда әлеге авыру таралуга юл куймау хакында кисәтә.
Патологик материал алу төркеме үлгән малларны яру урынына, авыруның сәбәпләрен алу өчен алып китә.
Әлеге сценарийны белгечләр барлык баш мал табибларына да күрсәтте. Үлгән малларны махсус “погрузчик” яру урынына алып килде. Төягеч үзе йогышсызландыручы барьер аша узды. Анда аңа дезинфекция ясалып, документлары тикшерелде.
Республика ветеринария лабораториясе белгечләре себер язвасы, Африка чумасы, тилчә, кош гриппы куркынычы булган патологик материалларны тикшерде. Алынган материал махсус сейф-пакетка салынып, штрих-код беркетелде, озату хаты язылып, термосумкага салып, Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелде.
Тиешле нәтиҗә чыгарылгач, Президент Указы белән республика территориясенә карантин игълан ителә. Ибәтуллин хуҗалыгына ветеринар-санитар дезинфекция ясала. Хуҗалыкта калган башка маллар, махсус төркем ярдәмендә, юк ителә.
Үлгән маллар тирәнлеге 2 метрдан ким булмаган, плюс формасында ясалган махсус базга салып, өстенә янучан материаллар сибеп яндырылды. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, яндыру урынында махсус экипаж кизү торды.
Эш беткәннән соң, шәхси состав санитар пунктка юнәлә. Биредә алар махсус костюмнарын салып, яндыру өчен каралган махсус капчыкка сала, санитар һәм медицина тикшерүе уза.
Эпизоотиягә каршы җыелма отряд 10 төркемнән тора. Болар: ветеринар тикшерү һәм юк итү төркеме, лаборатор диагностика төркеме, тоту һәм йоклату төркеме, йогышсызландыручы төркем, эпидемиологик тикшерү төркеме, эпидемиологик мониторинг төркеме, кыргый хайваннарның санын исәптә тоту төркеме, матди тәэмин итү төркеме, җәмәгать тәртибен саклау төркеме, янгын сүндерүчеләр төркеме.
Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, әлеге семинар уку-өйрәнү форматында узса да, республика өчен әһәмияте зур.
"Россия күләмендә карасак, илдә эпизоотик хәл тыныч түгел. Күреп торуыбызча, кош-корт гриппы булсынмы, Африка чумасы булсынмы, нодуляр дерматит та төрле җирләрдә чыгып тора. Шуңа күрә бүгенге чараның әһәмияте бик зур. Республиканың эпизоотиягә каршы отряды – Россиядә иң көчлесе. Бүген шушы отрядны алып чыгып, өйрәнүләр уздырырга булдык. Бу бик әһәмиятле. Чөнки без кайда, нәрсә килеп чыгасын белмибез. Шуңа күрә бу отряд һәрвакыт, тәүлекнең төрле вакытында, төрле шартларда чыгып китәргә һәм эшләргә әзер булырга тиеш. Әзерлекләре югары. Бу отряд елның төрле фасылында, ут яки элемтә булмаса да, инфекция урынына чыгып, эшли ала", - диде Татарстанның баш ветеринары.
- Татарстанда Африка чумасы беренче һәм соңгы тапкыр 2016 елда Нурлат районында табылган иде.
"Соңгы очрак 2016 елда, Нурлат районының Самара кырыендагы урман эчендәге бер авылында теркәлде, - диде Алмаз Хисаметдинов “Татар-информ” хәбәрчесенең соравын шәрехләп. – Бүгенге көнгә кадәр республика бу авыру буенча тыныч исемлектә тора. Әмма тынычланырга урын юк. Россия буенча төрле өлкәләрдә бу авыру чыгып тора. Шулай ук безгә төрле җирләрдән терлек, продукция керә. Инспекторларыбыз ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә чикләрне саклый, кергән продукцияне Республика ветеринария лабораториясе тикшереп тора. Шуңа күрә тынычланып яши алмыйбыз, һәрвакыт сакта булырга тиешбез”, - диде Алмаз Хисаметдинов.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев