Биргәнне кире алу
2014 елда үзләренең печтек кенә пенсияләренә кечтек кенә хезмәт хакы өстәп, тормыш йөген тартып баручы пенсионерлар башы өстендә күк күкрәп яшен яшьнәде: аларның пенсияләре индексацияләнми башлады. Федераль хөкүмәтнең бу гамәлен пенсионерлар “йотты”: беркем дә протест белдереп мәшәкатьләнмәде. Булдыра алганнар “күләгә”гә күчте дә, шыпырт кына хезмәт хакы да алып, пенсияләрен дә индексацияләп яши башлады.
Тик “күләгә” бәхете һәркемгә дә тәтеми, чөнки эш бирүчеләр арасында рәсмиләштермичә хезмәт хакы түләү белән беркайчан да килешми торганнары җитәрлек. Әйтик, өлкән яшьтәге вуз профессоры ярты ставкагамы анда, чирегенәме лекцияләр укып йөри икән, беркем дә аңа хезмәт хакын конвертта түләмәячәк. Иҗат интеллигенциясенең дә хәле шундыйрак. Рәсми журналда роман бастырган язучы шунда ук Пенсия фондының һәм салым оешмасының микроскобы астына эләгә, аны кичекмәстән эшләүче пенсионерлар сафына бастыралар һәм сау бул, индексация! Гонорарлар исә еш кына индексация акчасына караганда да түбәнрәк булып чыга. Инде берничә ел индексациядән мәхрүм булган пенсияне исә инфляция ашый һәм ул эссе җәйдә күктән җиргә төшеп өлгергәнче үк парга әйләнеп юкка чыга торган яңгыр тамчысын хәтерләтә башлый. Мескен пенсионерлар шундый хәлгә куела: эшләмәс идең, яшәргә җитми, эшләсәң, дистә меңнәргә таланасың.
Тотрыклы хезмәт хакы алып эшләгән өлкәннәр бу хәлгә түзә. Түзмәс идең, бик шаулый башласаң, экстремистка әйләнәсең, урамга чыгып тавышлансаң, муен тамырыңа ОМОН күсәге төшәргә мөмкин. Һәм, гомумән, шөкер итеп яшәү стресслардан имин итә. Елга бер тапкыр чыпчык йомыркасы кадәр гонорар алган Аллаһ колларының хәле яман, чөнки Пенсия фонды аларны да бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп “эшләүче пенсионерлар” армиясенә язып куя. Бер тапкыр түләүле лекция укыган профессор социаль челтәрдә сыкрый әнә: аны социаль фронт сугышчылары кычкыртып талаган: мең сумлык гонорар өчен елга берничә мең сумга җыела торган индексация акчасыннан мәхрүм иткәннәр. Әдәби журналда бер мәкалә бастырып, инә күзе кадәр гонорар алган язучы да шул ук хәлдә.
Пенсия фонды исә эшләүче пенсионерларны гына түгел, сиксән яшен тутырган пенсионерларны да шулай кычкыртып талый. Боларның пенсияләренә, яше җиткәч, шулай ук акча өстиләр бит. Суммасын төгәл белмим, айга мең ике йөз сум тирәсе бугай. Тик бу акчаны пенсионер үзе генә ала алмый. Беркайда да эшләмәүче берәр кеше аны караучы буларак рәсмиләштерелә һәм карт-карчыкның пенсиясенә акча өстәлә. Бу бик сәер система инде: акча “караган” кешегә түгел, пенсионерга бирелә. Дөрес, пенсионер әле һич тә ярдәмгә мохтаҗ түгел, мохтаҗ булганнарның да байтагының яннарында үз балалары бар, шуңа күрә “караучы” кыл да селкетми һәм, билгеле инде, бер тиен акчага да өмет итми.
Беркайда да эшләмәүчеләр гадәттә мәктәп балалары һәм студентлар булганлыктан, “караучы” итеп тә шуларны рәсмиләштерәләр. Еш кына болар өйдәге оныклар ук була, алар шулай итеп әби пенсиясенә акча өстәргә булышалар. Бер бала берничә пенсионерны акчалы итә ала, шуңа күрә андый балалар пенсионерлар өчен кадерлегә әйләнә. Авылда балалар кытлыгы сәбәпле, аларның кадере бермә-бер арта. Күршедәге ялгыз карчык сиксән яшен тутыргач, ул чакта мәктәптә укыган минем кызым да аңа шулай “булышты”: Пенсия фонды ишеге төбендә бер-ике көн әлсерәп чират торгач, күрше әби пенсиясенә акча өстәтүгә иреште. Күрше карчык бу күктән төшкән акчаның игелеген күреп яши башлады.
Тик гомер тиз уза, кыз да, мәктәпне тәмамлап, медуниверситетка укырга керде һәм буш вакытында фәнни эш белән шөгыльләнә башлады. Берникадәр уңышка ирешкәч, аңа фәнни эшне финанслау өчен грант бирделәр. Бер тапкыр бирелә торган бу акча студент кызны шунда ук “эшләүчеләр” исемлегенә бастырып куйган, чөнки грант акчасыннан салым түләнгән. Үзенең “эшләүче” икәнен белмәгән кыз бу хакта, билгеле инде, Пенсия фондына барып, әйтеп йөрмәде. Тик чиновниклар берничә айдан соң канун бозучы кызның эзенә төштеләр: аңа, Пенсия фондының район бүлекчәсенә барып, аңлатма язарга туры килде. Карчыкка түләнгән берничә айлык өстәмә пенсия акчасы исә кайтарып бирелүгә дучар ителде. “Биргәнне кире алмыйлар” дигән кешелекле принцип дәүләт оешмаларында эшләми чөнки. Кыз исә үз өстеннән җаваплылыкны төшерде: күрше карчыкны “карау”дан баш тартты, чөнки икенче елга да, грант отып, хәл кабатланырга мөмкин иде. Карчык исә аны “карарга” буш балалар булмау сәбәпле, пенсиягә өстәмәдән колак какты.
Россия законнарында мондый бер көнлек хезмәт хаклары турында берни дә әйтелмәгәнлектән, чиновниклар аяусыз. Алардан берни дә яшереп булмый, бар нәрсә үтә күренмәле. Аз гына салым түләрлек акча алдыңмы, шунда ук чиста суга чыгаралар һәм өстенлектән мәхрүм итәләр, “хөкүмәт җилкәсендә яшәргә” ирек бирмиләр. Мәсьәләнең кычкырып торган гаделсез ягы тагын шунда: син салым да түлисең, өстенлекне дә югалтасың. Хуҗа Насретдинга хас зирәклек безнең халыкта юк бит инде ул. Хуҗа әнә табыш та алу, салым камчысыннан котылу юлын да таба алган. Ул даими рәвештә, ишәккә атланып, чик аша чыгып китә икән. Таможнячылар аңа бәйләнеп карыйлар, ләкин чикнең теге ягында нәрсә белән сәүдә итүен ачыклый алмыйлар, ди. “Туганнарыма кунакка барам, ишәк сыртындагы печән исә малга ашату өчен”, – дип кенә котыла икән Насретдин. Үзе һаман байый, тик чиновниклар аның байлык чыганагының эзенә төшә алмыйлар һәм пошлина да, салым да түләтә алмыйлар”, ди. Еллар үткән, таможня җитәкчесе картаеп, пенсиягә чыккан һәм Хуҗага килеп әйткән: “Хәзер инде мин сиңа зыян сала алмыйм. Әйт әле, нәрсә белән сәүдә иттең син чикнең теге ягында?” – дип кызыксынган. “Ишәк белән”, – дигән Хуҗа, авызын ерып.
Без, мескен россиялеләр дә, Хуҗа кебегрәк итеп ишәк белән сәүдә итәргә өйрәнсәк кенә инде.
Фото: https://pixabay.com | stevepb
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев