Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган конференция үткәрелде [фоторепортаж]

25 мартта Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференцияне район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов ачты.

- Районыбызда балаларга бик күп юнәлештә тәрбия бирелә. Әлеге конференция Әбрар Кәримуллин кебек татар теленә гашыйк балаларга үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Катнашучыларның өчесе генә булса да, үзенең теле аша илнең тарихын, мәдәниятен өйрәнеп, шул юнәлештә үз юлларын табалар икән, бу зур нәтиҗә дигән сүз, - дип кунакларны сәламләде ул.

Әбрар аганың иҗади мирасы белән таныштыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, фәнни эз­лә­нү­ләрдә иҗадилыкка ом­ты­лыш тәрбияләү максатында үткән чарада укучылар бик актив катнашкан. Конференциянең география­се дә киңәйгәннән киңәя. Татар телен ярату, тел үзенчәлекләрен өйрәнергә, тагын да күбрәк белергә омтылган укучыларны күреп күңел сөенә. Хәтта ерак Актаныш, Сарман районнарыннан ук килгәннәр.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев