Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге сабагы исе

Мөхәммәт МӘҺДИЕВнең «Алтын хәзинәсе»ннән

Сентябрьнең ундүрте көнен картлар элегрәк «Симән көне» дип йөртәләр иде. «Симән көне» - христиан динендә «Җәйне озатучы Симеон көне». Элек беренче сентябрьдә булган, хәзер яңа календарь буенча - ундүртендә.
Хәзер бәрәңгене беренче сентябрьдән ала башлыйлар. Бу - хата. Шуңа күрә бәрәңге складларда чери, бозыла. Чөнки ул, сентябрь балчыгы астында ятып, тәненә куәт алмый. Ә сентябрьдә бәрәңге ныгый гына.
Сентябрь башы, гадәттә, кояшлы була, ләкин инде каяндыр салкынча җил исеп куя, кешеләрне кисәтә: көз килә, әзер булыгыз, ди. Никадәр генә җылы булмасын, ашын ашаган, яшен яшәгән картлар сентябрь башында өсләренә сырма киеп куялар, ара-тирә авылның төньягына караш салалар: салкын, кисәтүчән һава дулкыны шул яктан килә. Кояш әле җылыта-җылытуын, әмма теге җил гел бәргәләп тора:
- Мин - төньяктан! Мин - төньяктан! - ди.
Моны карт-коры бик нык сизә.
Сентябрь урталарының җылы, гөмбә исле бер кичендә ятасың да, буыннар талганына рәхәтләнеп, чыршы-нарат бүрәнәле йортта йокыга таласың. Көз инде ул, кисмәктәге тозлы кыярлар исе килеп торган, хикмәтле, кадерле, тозлы гөмбә тәпәннәре бүртенеп утырган, йорт почмагындагы миләшнең авыр тәлгәшләрдән горурланып-сыкранып, балан агачының «менә мине күрегез» дигән сыман, аристократ, морза кебек ялан-елтырап, зонтик кебек җимешләре белән горурланып утырган көннәре ул...
Шул җылы көннәрнең, инде «салкын кергән» төннәрнең берсе узганда, иртән торып ишегалдына чыксаң... чыксаң... Йа, Хода! Кичәге ямь-яшел бәрәңге сабагы егылган да калган.
Дөньяда - икенче закон, дөньяда - икенче тәртип. Бәрәңге сабагы исе. Моны аңлый белергә кирәк, моны сизә белергә кирәк. Бәрәңге сабагы әле кичә генә ямь-яшел диңгез иде, ләкин сентябрьнең котыптан алган бер көче бар, шул көч сентябрь төненә корал биргән, куәтле ул корал халык күңелен яктыртып, нурландырып утырган теге яшел диңгезне - бәрәңге сабагын - еккан да салган. Әле кичә генә өскә таба ашып утырган яшькелт бәрәңге сабагы дулкыны карачкылланып, саргаеп егылган да калган.
Сентябрьнең алтын кояшлы бу көннәрендә дөньяны бәрәңге сабагы исе баса.
Инде! Шул ис дөньяга таралган көннәрдәме? Ул көннәр гел кояшлы була, басу-кыр өсләре гел зәңгәр рәшәдә тирбәлә, һавада, баш очында пәрәвез җепләре оча. Авыл тынып калган, анда, урамда чыр-чу да, тальян тавышы да ишетелми. Дөньяда бер генә нәрсә бар: ул - бәрәңге сабагы исе. Ул ис башны әйләндерә, йөрәккә кан куа, ул иснең ни икәнен белмәгән халыклар сиңа иң бәхетсез кешеләр булып тоела, ул ис исертә, берәүләрне шагыйрь, философ, дәрвиш итә, икенчеләрне - министр, генераль директор, баш режиссер, ректор, үз дәрәҗәсен үзе белеп яшәүче лауреат итә...
Бәрәңге сабагы исе... Син урман буеннан барганда, кинәт кенә үз авылыңа таба елышып яткан бәрәңге басуына килеп чыгасың...
Менә син, җәяүләп, көзге кояш астында бәрәңге басулары уртасыннан авылыңа кайтасың. Тып-тын. Сез беләсезме сентябрь кояшының язгы, җәйге кояшлардан ни белән аерылганын? Белмисезме? Сентябрь кояшы башка барлык кояшларга караганда да юньлерәк, юмартрак, әхлаклырак ул. Яз кояшы - кыланчык, җәй кояшы - рәхимсез. Сентябрь кояшы - әдәпле, мөлаем була. Шифаханәдән беренче бәби алып чыккан яшь ана кебек ул: менә мин инде яшь җилбәзәк кыз түгел, ләкин мин әле яшь, минем әле кешеләргә, җиргә яхшылык эшлисем бар, игелек күрсәтәсем бар, ди ул.
Менә дәрья булып җәелгән бәрәңге басуына алтын-саргылт төс кергән. Иртә.
...Мин Казаннан Ташлытау станциясенә кайтып төштем дә, караңгы төндә юлга чыгарга куркып, вокзал идәненә тәгәрәп йокладым. Ул заманнарда вокзал идәненә тәгәрәп йоклау мөмкинлеге, бүгенге көндә башкалага килеп төшеп, үзәк кунакханәдән өч бүлмәле «люкс» алу дәрәҗәсеннән зуррак иде. Мин шул бәхеткә рәхәтләнеп йокладым.
Менә хәзер Кесмәс буеннан югары басуга күтәрелдем дә авылга таба юл тоттым. Мин вокзал идәнендә төн кичергәндә, бәрәңге басуларына кырау төшкән икән. Җете җылы кояш астында алтынсыман басулар тынып калган, дөньяны куе, тыгыз ис - кырау тигән бәрәңге сабагы исе баскан. Күк йөзе чип-чиста, зәңгәр, күк гөмбәзе бик биек, анда-санда тилгәннәр күренә, тилгәннәр алтынсыман (дөресрәге, крыжовник вареньесы төсле) бәрәңге басуларыннан күтәрелгән тыгыз һава дулкынында җай белән генә тибрәләләр. Бәрәңге сабагы исе бөтен дөньяны баскан - бу инде, бер дә шиксез, көз башы дигән сүз иде. Нәкъ менә шул иртәдә - хәтерлим, сентябрьнең уртасы иде, кешеләр бәрәңге казырга чыкканнар, басуларда инде ут та ягып җибәргәннәр. Кызгылт-чия, кызгылт-сары бәрәңге басуы өстеннән затлы хатын-кыз муеныннан язгы җилгә таралган ефәк өрфия шарфик кебек сыек төтен үрмәли, бәрәңге, сабакларыннан аерыласы килмәгәндәй, буразналар өстенә ятып шуыша. Кояш нуры, җир өстенә сыя алмагандай, тыгызланып, бәрәңге басуларын җиргә кыскан, ул басулардан аның саен теге хикмәтле ис куерак булып, катлам-катлам булып күтәрелә.
Шул көнне мин, кырау шиңдергән иксез-чиксез бәрәңге басуларыннан таралган затлы искә исереп, бу бәхеткә ирешә алмаган шәһәр малайларын, зур-зур яхшы фатирларда яшәп, йомшак диваннарда тәгәрәп үскән кешеләрне кызгандым. Алар бу бәхеттән мәхрүм бит! Нигә язмыш аларны бу бәхеттән мәхрүм иткән? Аларның ни гаебе бар? Шул вакытта мин тормыш юлында очраган юньсез кешеләрне (алар инде миңа очраштыргалаган иде) уйлап алдым. Алар ни өчен юньсез? Кайсы - хөсетле, кайсы - карак, кайсы - затсыз, тәртипсез. Иң күп очраганнары - хөсетлеләр булды. «Әл-хөсет - мәхрүм» ди гарәп мәкале. Ягъни, кешедән көнләшеп яшәүче кеше - бәхетсез. Бу кешеләр, мөгаен, үз гомерләрендә бер тапкыр, беренче кырау белән крыжовник вареньесына әйләнгән бәрәңге сабагы исен кояшлы иртәдә иснәмәгәннәр. Болар әбиләр чуагы көннәрендә зәңгәр күктән очкан ап-ак тоҗым җепләрен күрмәгәннәрдер.
Бу иртәгә кырык елдан артык вакыт узды инде, теге ис әле дә хәтердә. Әйе, хәтердә. Бөтен сизү органнарының хәтерендә, һәм шул иртәдә яшь миемдә туган теге фикер дә һаман исән әле. Берәр кешенең юньсезлеген күрәм дә уйлап куям: юк, агайне, син шундый бер иртәне күрми калгансың.
Хәер, җитәр. Дөньяны болар алып бармый. Дөньяны, җәмгыятьне юньле эчле кешеләр алып бара. Шулай да минем тирәдә тегеләре - юньсезләре - гел очраштыргалап тора. Шуларга карыйм да, гел уналты яшемдәге саф һавалы, тилгәнле, бәрәңге басуындагы затлы исле, шлейф төтенле, кояшлы иртәне искә алам, сагынам.
«Бәхилләшү» романыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев