Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтен авыру балаларга булышам дигән иде - үзенә ярдәм кирәк

Казанда яшәүче 23 яшьлек Гүзәл Әхтәмовага ярдәм кирәк!

Вакытында дәвалана алмагач, кызның сәламәтлеге какшаган. Җитмәсә, еллар узган саен, яңа авырулар да өстәлеп тора. "Кызыбыз көтеп алынган сабый булды. 16 ел бала таба алмадым. Аны ничек тә аякка бастырасы иде", - ди әнисе Миләүшә.

Гүзәл вакытыннан алда дөнья­га килә. Алты яшенә кадәр тәпи китә алмый. "Авыр вакытлар иде. Акчабыз җитми, тормышны алып барырга кирәк. Дәваланырга мөм­кинлек тә юк. Баксаң, балага туганда кан салганнар икән. Шу­ның аркылы С гепатиты эләккән. Анысын да тик­шерү узгач кына белдек. Шул чир харап итте безне. Әмма биреш­мәскә, ничек тә балабызны укытырга тырыштык. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, университетка укырга керде. Кеч­кенә чагында: "Мин Президент булам. Илдәге бөтен авыру балаларга булышам",- дип сөйли иде. Юристлыкка укуы да кеше­ләргә ярдәм итәсе килгәннән булды. Без аны әтисе белән җи­тәкләп йөрттек. Әмма бер ел гына белем алды. Хәзер менә өй­дә ятарга мәҗбүр", - ди Ми­ләүшә.

Еш авырган кызына ярдәм итә алмавыннан әнисе тө­шен­келеккә бирелә. Авыр депрессия кичерә. Хәтта үз-үзенә кул салмак­чы була. Тик якыннары, туганнары, үзе дә авыру булган ире аңа ярдәмгә килә. Әле бит Миләү­шә апаның 42 яшендә тапкан тагын бер кызы бар. Шуларны уйлагач, ул үз-үзен кулга ала. "Мин яшәр­гә тиеш. Балаларым хакына. Аларны кем карар соң?"- ди ул шул чакта.

Ә Гүзәлнең бик тә савыгасы килә. Күптән түгел кызга миастения дигән тагын бер диагноз куйганнар. Бу авыру вакытында бернинди антибиотиклар эчеп булмый, ди Миләүшә ханым. Кызы­ның бавыры да начарайган. "Аның авыру туганына беркемне дә гаепләмим. Вакытында игътибар биреп җиткермәгән табибларга да начар сүз әйтә алмыйм. Язмышка шулай язгандыр инде, - ди Гүзәл­нең әнисе. - Татарстандагы гына түгел, башка төбәк­ләр­дәге табиб­ларга да мөрәҗәгать итеп карадым. Алар, Гүзәлгә булыша алмыйбыз, дип әйтәләр. Бар өметне баг­лап, чит ил клиникаларына яздык. Бер клиника безгә булышырга әзер. Баламның хәлен беразга гына булса да җиңеләйтәсе килә. Аның әллә нинди хыяллары бар. Яшь чагы бит. Гаилә корасы, балалар үс­терәсе килә".

Әхтәмовлар гаиләсенең яр­дәм сорар кешеләре юк. "Аллаһы Тә­галәдән елый-елый шифа сорап йокларга ятабыз. Иртәнге көнгә сөенеп уянабыз. Таң аткан саен, мәр­хәмәтле кешеләр ярдә­менә өметләнәбез. Гүзәл укыган 149 нчы мәктәп коллективы яр­дә­мен­нән ташламый, туганнарыбыз, дусларыбыз булыша. Мең рәхмәт аларга. Шулай итеп бүген 190 мең сум акча җыйдык. Әле тагын 3 миллионнан артык ки­рәк. Хәле­безне аңлап, ярдәм кулы сузучылар булмасмы?" - дип өметләнә Миләүшә Әхтә­мова.

Гүзәлгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Номер Билайн: 89050202724
Яндекс деньги 410013437546498
Карта СБЕРБАНКА 4276620019850274
Получатель АХТЯМОВА Миляуша Равиловна (Мама Гузели)

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев