Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бу – акыл белән башкарылган эш түгел»

Казанда коточкыч җинаять булды: Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта гаиләсе белән Тукай районында яшәгән, шунда ук агроном булып эшләгән 43 яшьлек ир 11 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә.

Ул аның артыннан күзәтә барып, кызчык фатир ишеген ачканда артыннан фатирга бәреп керә һәм явыз гамәлен кыла. Соңрак инде бу адәм актыгының алдагы көннәрдә дә Казанның төрле районнарында 43 яшьлек хатынны һәм 18 яшьлек кызны мәсхәрә итүе ачыклана. Ир моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган, шулай ук көчләргә маташу маддәсе буенча да үз җәзасын алган. Күрәсең, бу аңа сабак кына бирмәгән. Әллә инде хатын-кызларга, бу очракта сабый балага ташлану аның канына сеңгәнме? Адәм заты булып туган кешеләр ни өчен шундый җинаятьләргә бара? Болар хакында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.

- Хатын-кызны көчләүне әхлакка һәм кешенең сәламәтлегенә каршы кылынган җинаятьләр төркеме, диләр. Татар авылында туып-үскән татар кешесе нишләп шундый башка сыймаслык адымга барды икән?

- Күпме генә кабатласак та, һаман шул бер сүзгә әйләнеп кайтабыз: адәм баласы Аллаһы Тәгаләдән ерагайган саен ул адәми сыйфатларын югалта. Коръәни Кәримдә: "Аллаһы Тәгаләне оныткан кешеләргә охшаган булмагыз. Аллаһы Тәгаләне онытканнар үзләрен үзләре югалтты", - диелә. Әмиребез - эчтәге җан, ягъни калеб. Һәммәбез дә аңа буйсынып яши. Әйтик, күзебез җаныбыз аша карый, телебез аннан чыкканны сөйли, аягыбыз ул теләгән якка бара, кул да җан омтылган тарафка сузыла. Җанны бернинди хирургия, терапия, нейрохирургия дә дәвалый алмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Адәм баласында шундый бер әгъза бар: ул төзәлсә, бөтен тәне төзелә, төзәлмәсә, бөтен тәне бозыла. Хакыйкатьтә бу - аның җаны", - ди. Төрле җинаятьләргә дә, шулай ук игелекле гамәлләргә дә безне җан этәрә. Коръәни Кәримдә аны тәрбияләү алымнары күрсәтелә. Анда: "Аллаһы Тәгаләне искә төшергәч кенә җан тынычлана", - диелә. Ягъни аңа азык, иман ләззәте керә. Татар авылыннан килгән кеше коточкыч җинаять кылган дип гаҗәпләнәбез. Әлхәмделлила, мәчете гөрләп эшләгән, халкы шунда тырышып йөргән авыллар бар. Әмма, ни кызганыч, авылдашлары, якташлары мәчет салган, анда имамны сайлап куйган, тик кешеләр гыйбадәт йортының кайсы якка ачылганын да белмичә гомер кичерүче җирлекләр дә юк түгел. Бервакыт бер авыл мулласы: "Хәзрәт, авыл кыйссалары турында китап язарга да була", - дип, татар авылларында фәхешханә ачылу, наркомания таралу турында сөйләде.

Баксаң, туганы авылда мәдәният йорты директоры булып эшли, кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен яхшы белә икән. Мулла сүзен: "Хәзер авылларда бөтен төр җинаятьләр колач җәйгән заман", - дип тәмамлады. Дин булса да, күп очракта аның тәрбиясе икенче урынга кала. Ә бит рухи нигез бала күңеленә кечкенәдән салына. Монысы - беренчедән. Икенчедән, хәзер интернетта фәхешлеккә илтә, өйрәтә торган сайтлар ачыктан-ачык эшли. Кешегә аларга керү бернинди авырлык тудырмый. Шуларны караган кешенең, нинди яшьтә булуына карамастан, башы тинтәкләнә, ул үзе белән идарәне югалта. Кем белә, алда әйтелгән җинаятьче дә бәлки шундый сайт карагандыр да, башы юләрләнеп, кая барып бәрелергә белмичә, троллейбуска утырып китеп, теге кыз баланы күргәндер, аны сагалый киткәндер. Шунысы хак: бу - акыл белән башкарылган эш түгел.

Өченчедән, кешенең күңел халәте дә бик мөһим. Бу кеше турында психологик яктан канәгатьләнмәгән дип уйларга җирлек бар. Яки кечкенәдән җинаятькә тарта торган хис-тойгылар алып, шул хәзер олыгайгач аңа тәэсир итәдер.

- Сез сөйләгәннәрне әлеге кеше мисалында ачык күрәбез. Массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмаларга караганда, ул әтисез үскән, моңарчы да берничә мәртәбә җинаять җаваплылыгына тартылган. Димәк, бала үсеп, олыгайгач җинаять кыла икән, монда әти-әнисенең дә гаебе бар? Алар сабый кечкенә чагында ниндидер хата җибәргән була түгелме?

- Дин һәм дөньяви законнар буенча, бала балигълык яшенә җиткәнче генә әти-әнисе аның өчен җаваплы була. Кырык яшьтән узган ирнең гамәлләре өчен әти-әнисе турыдан-туры җавап бирми. Ләкин бу очракта әлеге адәм актыгының гаиләсендә мохит уңай булгандыр дип әйтә алмыйбыз, анда ниндидер тайпылыш бар. Мондый төр җинаять, ягъни өлкән яшьтәге кешенең яшь балага тартылуы үзенчәлекле санала. Моны җенси теләк уяну дип кенә әйтә алмыйбыз. Андый теләге уянган кешегә, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ булса да әйтәм инде, кем беләндер танышып, вакыт уздырырга мөмкинчелек бар. Шуңа да бу бәндәнең башында җитешсезлек ачык чагыла. Көчләү, бигрәк тә яшь баланы мыскыл итү - куркыныч нәрсә. Ул аны гомерлеккә инвалид итте, психикасын бозды. Бу бала үскәч, кияүгә чыкканда, әни булырга әзерләнгәндә болар барысы да аңа тәэсир итәчәк. Ирләргә нәфрәт туып, бөтенләй кияүгә чыга алмаска да мөмкин. Әти-әнисе, туганнары да нинди зур хәсрәттә инде.

- Иренең зина, җенси җинаять кылганын белгән хатынның хаклары нинди?

- Ничек кенә булса да, хатын-кыз балаларының әтисен яклаячак. Дөрес гаепләмәделәр, аны эчергәннәр һ.б. сәбәпләр табып акланачак. Без студент вакытта Казаннан поезд белән кайтканда шундый хәл булды. Ир белән хатын талашып китеп, ире пычак чыгарды. Хатынына кадыйм дип кизәнгәндә бер егет ирнең кулын тотып калып, ялгыш үзен җәрәхәтләгән иде. Бәхеткә, ул үлмәде. Ләкин, хатыны белән берләшеп, теге егетне төрмәгә утырттылар.

Икенче яктан караганда, мондый очракларда кызларның, хатыннарның үзләрен ничек тотканын белмибез. Бүген мәктәп укучыларының тырнак үстереп, чәчен ясатып, кыска итәк, капрон оек, биек үкчәле аяк киеме киеп йөргәнен күрәбез. Әти-әниләр үсмер балаларын ничек шулай урамга чыгарып җибәрә, һич аңлашылмый? Аларның бит трамвай-троллейбуска утырып юлда барасылары, кире кайтасылары бар. Ә бүген урамда кем генә юк! Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.): "Кыямәт көнендә җәһәннәмнең күпчелегендә хатын-кызлар булыр", - ди. Расүлебезнең хәдис-шәрифләренә караганда, гүзәл затлар ислемай сибеп, ялгыз урамга чыкса да, зиначы санала. Пәйгамбәребез шулай ук кыямәт көне алдыннан ярымшәрә хатыннар күбәер дип тә кисәтә. Алар җәһәннәмнең исен дә сизмәс, гәрчә аның исе 500 чакрым ераклыктан килеп тора икән. Шуңа да педофилия турында сөйләшкәндә боларны да онытырга ярамый. Бу мәсьәләгә төрле яклап карарга кирәк.

- Галимнәр әйтүенчә, җенси характердагы җинаятьләрне күбрәк элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр кыла. Бөкрене кабер генә төзәтә дигән кебек, димәк, андый бәндәләр дә ирекләреннән мәхрүм итүдән сабак алмый, киресенчә, иреккә котырып кына чыга буламы? Алар белән аралашканыгыз бармы?

- Психологлар әйтүенчә, кеше сак астына алынгач, алты айга кадәр генә аңа авыр була. Аннары инде ул шул тормышка ияләшә, тоткынлыкның тәрбияви көче дә аның өчен югала. Күңелендә исә иректәге тормышка карата ваемсызлык, явызлык өстәлә. Колониядә ирләр хатын-кызлардан аерым утыргач, аларның башына шул да керә, моның белән авырый башлыйлар. Дөрес, хәзер андый урыннарда мәчетләр салына. Бер колония җитәкчесе: "Моннан чыккан кешеләрнең 50 проценты кире кайта. Ә менә дин юлына басып, иман белән чыкканнарының ике проценты гына тагын закон боза", - дигән иде, ягъни алар арасындагы аерма 48 процентка җитә икән! Анда да кешенең иманлы булуы зур роль уйный.

- Җенси җинаятьләр кылынгач, кайбер белгечләр: "Фәхешханәләрне рәсми төстә кулланылышка кертсәк, мондый хәл булмас иде", - дигән фикер тарата. Бу Ислам дине кысаларына сыя торган гамәл түгел, билгеле. Ләкин мондый йортлар ачу хатын-кызларны көчләүдән, балаларны педофиллардан саклап кала аламы?

- Бервакыт телевидениегә фахи­шәләргә багышланган ток-шоуда катнашырга чакырдылар. Шунда бер җитәкче хатын: "Бу йортларны законлаштырырга кирәк. Алар салым түләячәкләр, күп кенә мәсьәләләр чишеләчәк", - дип сөйләп китте. Тәнәфестә аңа: "Иртәгә ирегез иртән галстук тагып, хушбуй сибеп чыгып киткәндә: "Хатын, мин сез легальләштергән йортка барып киләм әле", дисә, нишләячәксез?" - дидем. Бер сүз дәшмәде. Ягъни кемгәдер андый урынга барырга ярый, ә үзебезнекенә - юк. Шундый тәкъдимнәр белән чыккан кешеләр: "Мин кызыма, улыма, иремә, хатыныма да анда барырга рөхсәт итәм", - дисен иде. Ирен яки хатынын шунда җибәргән кеше кем була? Андый юлга барсак, тагын бер дәрәҗәгә төшәбез. Бездә андый мөнәсәбәтләр болай да ташка үлчәрлек хәлдә инде. Иман зәгыйфьләнгәч, бөтен нәрсәгә, барлык гөнаһларга юл ачыла. Коръәни Кәримдә: "Аллаһы Тәгаләне оныткач, мин сезгә дөньядагы бөтен капкаларны ачам", - диелә. Ягъни тәнеңне сатсаң да, наркотик таратсаң да ярый. Аллаһы Тәгаләне искә төшергән кеше генә андый хәрәмнән саклана.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев