Казанда «Ел хатын -кызы. Ел-ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр
Тантаналы чарада Саба районы делегациясе дә катнашты.
Быел «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган проектка республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 300гә якын гариза килгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 10 номинациядә 41 җиңүче билгеле булды.
Тантанада катнашучыларны Республика рәисе исеменнән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде. Ул гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, ел саен үткәрелә торган конкурс - җәмгыять тормышында гүзәл затларның күпкырлы ролен тану, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, республика хатын-кызлары эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә үзләрен актив күрсәтәләр.
«Сез - мәхәббәт, игелек, ана булу һәм иҗат дөньясы. Кадерле хатын-кызлар, сезгә энергия, энтузиазм, эчке көчегез һәм иҗади күтәренкелек өчен рәхмәт белдерәбез. Сез – безнең бәһасез байлыгыбыз. Бәйрәм белән! Бәхетле булыгыз!» - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Премьер-министр.
Бәйрәм чарасында "Ел хатын – кызы. Ел-ир-аты: хатын-кыз карашыннан" конкурсының зона турында җиңү яулаган райондашларыбыз Җәмил Янгучин («Ирт-ат – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе), Гөлназ Сафина («Хатын-кыз-лидер»), Розалия Мөхәммәдиева (Хатын-кыз - рухият һәм мәдәният»), Эльмира Газизова («Хатын-кыз – бизнес леди») һәм шулай ук район башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Ирек Гарипов, "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина катнаштылар.
Фронтка гуманитар йөк ташучы Җәмил Янгучин үз номинациясендә республика җиңүчесе булып танылды. Райондашыбызга дипломны "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
«Форест» питомнигы җитәкчесе Эльмира Газизова да «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясенең республика туры җиңүчесе буларак тәбрикләнде. Дипломны райондашыбызга Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.
Тагын бер конкурсантыбыз «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә чыгыш ясаган Гөлназ Сафинага Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев