Бүгенге көндә Байлар Сабасында яшәүче Гөлчирә Фәләхова 94 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне тапшыру өчен Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова килгән иде.
Фаляхова Гөлчирә Имаметдин кызы 1932 нче елның 9 нчы апрелендә Саба районы Түбән Өчнарат авылында дөньяга килә. Туган авылында 4 класс белем ала һәм колхозда төрле эшләрдә эшли. 1951 нче елда Шытсу авылы егете Закирҗан абый белән тормыш кора, 4 малай тәрбияләп үстерәләр.
1963 нче елда Гөлчирә апа гаиләсе белән Төрекмәнстанга күченәләр, шунда эшләп лаелы ялга чыга. Гөлчирә апа кайда гына хезмәт куйса да, коллективта аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. Чөнки ул үз эшен һәрчак намус белән башкара.
1995 нче елда алар кире туган якларына, Сабага әйләнеп кайталар. Кызганычка каршы, 1999 нчы елда, Закирҗан абый гүр иясе була.
Бүгенге көндә Гөлчирә Имаметдин кызы тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп, төпчек малае Гаделҗан, килене Фирая тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев