Булмас димә: көзге алдында 20 минуттан артык тормагыз!
Элек-электән шундый фикер яшәп килгән - адәм баласы пыяла эшли белмәгән заманнарда күпкә бәхетлерәк яшәгән. Ә инде үтә күренмәле материалны - пыяланы уйлап тапкач, икенче үлчәмдәге серле дөньяга табан беренче адымын атлый... Ул дөнья белән элемтә көзгеләр аша тотыла. Көзге арты дөньясына гади кешеләр үтеп керә алмый, ә менә анда...
Элек-электән шундый фикер яшәп килгән - адәм баласы пыяла эшли белмәгән заманнарда күпкә бәхетлерәк яшәгән. Ә инде үтә күренмәле материалны - пыяланы уйлап тапкач, икенче үлчәмдәге серле дөньяга табан беренче адымын атлый... Ул дөнья белән элемтә көзгеләр аша тотыла.
Көзге арты дөньясына гади кешеләр үтеп керә алмый, ә менә анда яшәүче серле җан ияләре безнең арабызга җиңел генә чыга диләр. Чынмы соң бу фаразлар?
Борынгы заманнарда кешеләр тышкы кыяфәтне күрсәтүче төрле пыяла яссылыкларга җитдирәк караган. Ир-атлар көзгегә бөтенләй карамаска тырышкан. Хатын-кызлар бик кирәк булганда гына көзге алдына тукталган. Сәгатьләр буе көзге алдына басып, йөзгә, кыяфәткә карап тору булмаган, чөнки болай итү куркыныч саналган. Кешенең кыяфәте, аның энергетикасы көзге артындагы серле, күренми торган ияне үзенә тартып торган.
Фаразлар буенча, серле затлар көзгегә караучының кыяфәтен сканирлаштырып ала икән. Көзгедән үз-үзенә сокланып карап торучы бүлмәдән чыгып китсә дә, серле ия үз урынында кала бирә. Адәм баласының тере энергетикасын үзенә сеңдергәннән соң ул инде көзге артында кала алмый. Бер юл кала - ул кешеләр дөньясына атлый...
Пыяла вак кисәкләргә чәчрәп ватыла һәм серле җан иясе моннан берничә минут элек кеше басып торган бүлмәгә килеп керә. Аңа икенче кыяфәткә керү бер ни тормый - ул әле генә кыяфәтен сканирлаштырган кешегә ике тамчы су кебек охшаш була.
Арытаба хәлләр фаҗигале һәм куркыныч була башлый. Имеш, көзге артыннан килгән кунак үзенең тере игезәген эзләп таба һәм үтерә торган була. Мәрхүмнең туганнары, дуслары һәм танышлары башта бер ни дә аңламаска мөмкин, чөнки алар туганы, дусты урынына көзге артыннан килгән серле зат булуын белми әле. Кыяфәте шул ук бит. Тик берникадәр вакыт үткәннән соң гына аның холкында, үз-үзен тотышында сәер үзгәрешләр күреп, аптырарга мөмкиннәр.
Борын заманнарда кеше психикасындагы трансформациянең нидән килеп чыгуын төшенүче кешеләр булган - алар серле затны тотканнар һәм үтерә торган булганнар. Безнең көннәрдә мондый хәлләргә юл куелмый, чөнки соңгы йөз елда законнар базасы нык үзгәрде. Шуңа күрә көзге артыннан килүчеләр кешеләр арасында яши бирә. Ишеткәнегез бардыр, берәр кеше турында еш кына "аны әйтерсең алыштырып куйганганнар" диләр.
Тормыш, яшәеш бер урында гына тормый. Соңгы 200 елда көзге арты кунаклары көзгеләрне ватмый гына безнең арага чыгарга өйрәнде дигән фикерне ишетергә була. Алар пыяла аша чыгып, ваннага, көзгеләр эленгән башка бүлмәләргә керәләр. Табигате буенча агрессивлар, зур көчкә ияләр. Үзләрен кешеләр арасында бик уңайлы хис итәләр.
Сорау туа - пыяла уйлап тапканнан соң адәм баласы үзенә үлем карары чыгарды түгелме соң? Шуны онытмаска кирәк, һәрбер көзге ул - параллель дөньяга чыгу юлы. Бу - көзге арты дөньясының төп сере. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Бу фантастика, чынга ашмас әкият дип санарга ярамый диләр белгечләр. Бер гадәтне генә искә төшерик. Ни өчен мәрхүм үлгән йортта көзгеләрне каплап куялар? Әби-бабайларыбыз, әни-әтиләр нигә шулай эшләгән? Җавап гади. Мәрхүм булган, әмма әлегә җирләнмәгән кеше үзенең энергетикасын саклый. Бу мәгълүмати матрица. Анда мәрхүмнең уйлары, хисләре, холкы һәм гадәтләре саклана. Көзге артындагы затка бу мәгълүматны сканирлаштырып алу бер ни тормый.
Тарихта кешеләрнең күптән үлгән дусларын, танышлырын күрү очраклары теркәлгән. Аларны вокзалларда, аэпортларда, урамнарда очратканнар. Әлбәттә, бу очракта кешенең башына килгән беренче уй: "Юк, бу мөмкин түгел! Азмыни җир йөзендә охшаш кешеләр!"
Белгечләрнең әйтүе буенча, көзге артыннан килүче кунаклар берникадәр вакыт үткәннән соң юкка чыгалар - кире үз үлчәмнәренә кайталар икән. Һәрхәлдә, белгечләр, вакыт никадәр генә иркен булса да, көзге алдында 20 минуттан артык торырга киңәш итмиләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев