Булышлык итүче дә җинаятьче
Соңгы елларда Татарстан Республикасы территориясендә телефоннан ерактан торып алдау очракларының туктаусыз артуы күзәтелә.
Агымдагы елның 9 аенда әлеге төр җинаятьләрдән килгән зыян 3 миллиард сумга җиткән. Ягъни көн саен уртача 12-13 миллион сум акча урлана дигән сүз. Җинаятьләрнең 30 проценттан күбрәген телефоннарга банк иминлеге хезмәте, хокук саклау органнары исеменнән шалтыратулар тәшкил итә. Алардан нигездә банктагы счетларыгызга кемнеңдер үтеп керергә тырышуы яки сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә омтылыш ясалуы турында хәбәр итә. Шуңа күрә акчагызны башка счетка күчереп тору кирәклеген аңлата. Билгеле инде, мошенникларга ышанган беркатлылар бер тиенсез кала яисә банктан кредит алучыга әверелә. Өлкәннәрне еш кына “туганыгыз авариягә юлыкты” дигән ялган хәбәр белән алдыйлар.
Беркемгә дә сер түгел, кырыгалдарларның колл-үзәкләре Россиядән читтә, күпчелек очракта Украина территориясендә урнашкан. Шуның белән бергә акчаларны законсыз юл белән кулга төшереп урлау һәм читкә чыгару Россия Федерациясе гражданнары – арадашчылар (дроплар) аша башкарыла. Алар нигездә балигъ булмаган балалар – мәктәп, һөнәри белем бирү көллиятләре укучылары. Дропларны мошенниклык колл-үзәкләрен оештыручылар җинаятьчел максатларда месенджерлардан, социаль челтәрләрдән файдалану юлы белән әлеге эшчәнлеккә җәлеп итәләр.
Бу урында явыз ниятлеләргә булышлык итүчеләрнең җинаятьтә катнашучы булып саналуын һәм җаваплылыкка тартылачакларын билгеләп үтәргә кирәк. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны мошенникларның җиңел юл белән акча эшләү турындагы тәкъдимнәреннән кискен баш тартырга чакыра.
Диләрә Кәримова,
штаб начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев