Ноябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр өчен быел иң кыска эш атнасы булачак. Татарстанлылар нибары ике көн эшләячәк, аларның берсе кыскартыла.
Ноябрьнең беренче эш атнасына берьюлы ике бәйрәм туры киләчәк: Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) һәм ТР Конституциясе көне (6 ноябрь). Димәк, бу көннәр эшләми торган бәйрәм көннәре була. Моннан тыш, республика халкы 3 ноябрьдә (дүшәмбе) ял итә, бу ял көннәрен эш көне булачак шимбәдән (1 ноябрьдән) күчерү белән бәйле.
Димәк, бу атнада 5 һәм 7 ноябрь көннәре эш көне була. Әмма 5 ноябрь бәйрәм көне алды булу сәбәпле, эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
Ноябрьдә татарстанлылар өчен 18 эш көне һәм 12 ял көне булачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-tatarstanda-in-kyska-es-atnasy-noyabr-aenda-bulacak-5906217


Нет комментариев