Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Быел Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 100 кеше газ кертү мөмкинлеген алды

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

  Быел Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 100 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары үз йортларына газ кертү мөмкинлеген алды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары төрле түләүләр алу хокукына ия. Газ кертү белән бәйле чыгымнарны каплау өчен бирелә торган субсидиядән махсус хәрби операциядә катнашкан 100 кеше файдаланды», – дип сөйләде министр.

  Искәртеп үтәбез,Татарстанда катнашучылар өчен шәхси йортларга газ кертү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу белән бәйле чыгымнарны каплау максатында субсидия каралган. Субсидия чынлыкта тотылган чыгымнар күләмендә, әмма бер йортка 100 мең сумнан артык булмаган күләмдә түләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rifkat-minnexanov-zurnalist-beznen-aerym-monasabat-bulgan-uzga-ber-honar-5916324

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев