Быел Интернеттагы төркем тәэсирендә бер бала үз-үзенә кул салырга омтылган
Быел Татарстанда ел башыннан 2 бала үз-үзенә кул салган. 2016 елда республикада 13 бала якты дөньядан суицид аркасында киткән. Әлеге мәгълүматлар бүген Татарстанның Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә билгеле булды. Матбугат очрашуы балаларның үз-үзенә кул салуына этәрә торган эшчәнлеккә каршы көрәшнең өстәмә механизмнарын эшләү мәсьәләсендә Россия федерациясе Җинаять кодексы һәм...
Быел Татарстанда ел башыннан 2 бала үз-үзенә кул салган. 2016 елда республикада 13 бала якты дөньядан суицид аркасында киткән. Әлеге мәгълүматлар бүген Татарстанның Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә билгеле булды. Матбугат очрашуы балаларның үз-үзенә кул салуына этәрә торган эшчәнлеккә каршы көрәшнең өстәмә механизмнарын эшләү мәсьәләсендә Россия федерациясе Җинаять кодексы һәм Җинаять-процессуаль кодекска үзгәрешләр кертү турында федераль канун кабул итүгә багышланган иде.
Былтыргы күрсәткечне күздә тотып, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина: "2011 елдан бирле бу иң түбән күрсәткеч. Әмма мондый очраклар бөтенләй бетми торып, без имин вазгыять турында сүз алып бара алмыйбыз", - диде. Ул республикадагы һәр очракка тирән анализ ясалып, "үз-үзенә кул салуга китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, 2016 елда теркәлгән 13 очракның берсе дә Интернеттагы тискәре контент йогынтысында булмаган.
Гүзәл Удачина, шулай ук, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт иснпекциясе белән берлектә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясалганын билгеләп үтте. Якынлашып килүче машина алдыннан юл аша йөгереп чыгуга корылган "уен" нәтиҗәсендә үлүче балалар булмаган.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима быел балаларның үз-үзләренә кул салуы буенча теркәлгән 2 очракның Яр Чаллы һәм Бөгелмәдә булуын искәртте.
Былтыр Татарстанда 74 бала үз-үзенә кул салырга омтылган. Гүзәл Удачина бер очракка Интернеттагы бер төркем йогынты ясаганын, димәк, Интернет-контент эзсез узмаганын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, суицидка омтылышы булган балалар куркыныч төркеменә кертелә. "Кызганыч, һәр очрак буенча җентекле мәгълүмат алып булмый. Бу сәламәтлек саклау органнарының, табиб серенә нигезләнеп, бар әйберне дә сөйләп бетермәве белән дә аңлатыла", - ди ул.
Гүзәл Удачина тискәре мәгълүматлы сайтларны блокировкалау буенча канун чыгару инициативалары кирәклеген билгеләп узды. "Бүген Интернетта мондый мәгълүматны эзләргә тиешле орган тәгаен билгеләнмәгән. Безнеңчә, бу Роскомнадзор булырга, ул тәүлек дәвамында начар эчтәлекле мәгълүматны күзәтеп барырга тиеш", - дип белдерде ул.
Дәүләт Думасында әзерләнгән федераль канун проекты турында әйтеп, Гүзәл Удачина аның бик кирәклеген билгеләп узды. Аның нигезендә, балаларны үз-үзенә кул салу уена этәргеч бирү һәм суицидта теләктәшлек белдерү өчен, аерым җинаять җаваплылыгын кертү ниятләнә. Бу нисбәттән, Россия Җинаять кодексына яңа 110.1 маддәсен өстәү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев