Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел районыбыз мәктәпләренә 18 яшь белгеч килде

Укытучы һөнәре - безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе.

«Яшь гвардия» романы геройларының берсе аның эшчәнлегенә мондый бәя бирә: "Укытучы! Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә, без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез". Ә бит шушы ихтирамга сукмак салучылар - университет, көллият дипломнары белән мәктәпкә килгәндәәле югары сыйныф укучыларыннан әллә ни аерылып та тормаган япь-яшь кызлар һәм егетләр.

Быел район мәгариф учреждениеләренә 18 яшь белгеч килде. Аларның бишесе Казан федераль университетын, 2се - икътисад, идарәһәм хокук институтын, 13е Казан, Арча педагогия, Алабуга мәдәният мәдәният һәм сәнгать көллиятләрен тәмамлаган. Яшь белгечләр яңа уку елының бер ае эчендә укучылары арасында кайнарга, тәүге хезмәтләре җимешен татырга өлгерделәр инде. Сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе-интернатына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнгән Дилә Сөләйманованы, мәсәлән, балалары белән мәш килеп мәдәният йортыннан кайтып барганда очраттык. Башлангычлар өчен Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры юлда йөрү кагыйдәләренә багышлап күрсәткән спектакль караганнар икән. Дилә хезмәт юлын абруйлы мәктәптә башлавына бик шат. "Без, яшь белгечләр, биредәҗылы караш сизәбез,- диде ул эчкерсез елмаеп.- Дүрт яшь белгеч эшлибез. Гөлчәчәк Абдуллина һәм Гөлшат Мәҗитова - инглиз теленнән белем бирәләр, Диләрә Хаҗиева белән мин башлангыч сыйныфларны укытабыз. Миндә 16 бала һәм алар мәктәпкә яратып йөриләр. Биредә укучыларга игътибар күбрәк. Төрле чаралар оештырыла, экскурсияләргә чыгабыз. Коллектив бик дус. Барысы 40 укытучы үзара бик яхшы мөгамәләдә, киңәшләшеп эшлибез, өлкәннәрнең ярдәменә таянабыз.

Арча педагогия көллиятендә 5 ел инглиз телен өйрәнгән Зөлфия Дәминова исә Түбән Шытсу мәктәбендә үз кешегә әйләнеп бара. "Коллективта бик яхшы каршыладылар. Хәзер VII-XI сыйныфларга чит телдән белем бирәм, укытучы һөнәрен сайлавыма һич тәүкенмим",- ди ул.

Районыбызга кайткан яшь белгечләренең бишесе һөнәри бәйрәмен "Безнең яңа укытучы" гранты иясе буларак каршылавы тагын да куанычлы. Бу конкурс әйдәп баручы югары уку йортларын тәмамлаучыларны мәктәпләргә тарту максатында үткәреләһәм җиңүчеләр 3 ел дәвамында хезмәт хакларына өстәп ай саен 7500 сум өстәмә түләү алып бару хокукына ия була. "Әмма грантның асылы өстәмә түләү генә түгел,- дип ачыклык кертә Лесхоз урта мәктәбендә математика, информатика укыта башлаган Салават Шиһапов.- Грант откан укытучы эшләгән учреждение укыту-методик җиһазлар белән тәэмин ителә. Әйтик, безгә физика кабинеты өчен приборлар декабрь аенда кайтырга тиеш. Кабинет өр-яңадан җиһазланачак. Грант иясе уку елы ахырында нинди уңышларга ирешкән, күпме укучыны олимпиадага әзерләгән - шулар хакында хисап бирергә тиеш. Кыскасы, грант укытучыга зур җаваплылык йөкли".

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 ел 5 сентябрь боерыгы (№3314/132) нигезендә "Безнең яңа укытучы" грантына ия булучылар арасында Салаваттан тыш, Нияз Дәүләтшин (Юлбат урта мәктәбе, математика, информатика), Гүзәл Галиева (Фәттахова) (Лесхоз урта мәктәбе, математика), Айсылу Фәйзеханова (Явлаштау урта мәктәбе, химия, биология), Айгиз Йомаголов (Юлбат урта мәктәбе, физкультура, тормыш иминлеге нигезләре) бар. Алар моңа лаеклы икәнлекләрен уку елы дәвамында расларлар әле.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф укытучы укытучы көне