Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел язгы чакырылышта Татарстаннан 4 мең егетне хәрби хезмәткә озату планлаштырыла

1 апрельдән илебездә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның апрель-июль айларында Россиядә хәрби чакырылыштан азат ителмәгән һәм хезмәткә алу вакыты чигерелмәгән 150 меңнән артык 1988-1997 елларда туган егет хәрби хезмәткә чакырыла. Хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала: ул 1 ел тәшкил итә. Бүген...

1 апрельдән илебездә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның апрель-июль айларында Россиядә хәрби чакырылыштан азат ителмәгән һәм хезмәткә алу вакыты чигерелмәгән 150 меңнән артык 1988-1997 елларда туган егет хәрби хезмәткә чакырыла. Хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала: ул 1 ел тәшкил итә. Бүген бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин хәбәр итте. Ул республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылышны оештыру турында тәфсилләп сөйләде.

Генерал-майор сүзләренә караганда, Татарстанда быел комиссариатка 21 меңләп егет чакырыла, 4 меңен хәрби хезмәткә озату планлаштырыла. Аларның 36 проценты Коры җир гаскәрләренә, 17,5 проценты Хәрби-диңгез флотына, 9 проценты Стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләренә, 8әр проценты Һава десанты һәм Эчке гаскәрләргә, 7 проценты Хәрби һава көчләре гаскәрләренә һәм 4 проценты Һава-космик оборона гаскәрләренә җибәрелә. Егетләрнең күпчелеге Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларга озатыла. Шулай ук 600-700 кешене хезмәт итәргә Ерак Көнчыгышка җибәрү күздә тотыла. Быелгы язгы чакырылышта альтернатив гражданлык хезмәтенә 17 кеше озатыла. Алдагы еллардагы кебек үк, егетләр Президент полкында да хезмәт итәчәк: май аенда Татарстаннан 10 кеше әлеге полкка җибәрелә, дип сөйләде С.Погодин. 2010 елдан бирле бу полкта республикадан 190 егет хезмәт иткән.

Республиканың хәрби комиссары билгеләп узганча, югары белеме булган хәрби хезмәткә чакырылучы быел да сайлау хокукына ия: ул 1 ел чакырылыш буенча яисә 2, яки 3 ел контракт буенча хезмәт итә ала.

С.Погодин сүзләренчә, Татарстанның Җыелу пунктыннан гаскәрләргә озату апрель аеның өченче ункөнлегендә башлана. Чакырылыш планын алдагы елларда билгеле бер сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә чакырылмаган өлкәнрәк яшьтәге гражданнар исәбенә үтәү планлаштырыла. "Быел да югары һәм урта һөнәри белеме булган егетләрне алуга аерым басым ясала. Язын мондый 2700 кешене хәрби хезмәткә озату күздә тотыла", - диде ул.

Чыгыш ясаучы хәрби частьләр белән 69 шефлык элемтәләре (шул исәптән 34 белем бирү оешмасында) урнаштырылуына игътибар юнәлтте. Язгы чакырылыш вакытында шефлыкка алынган бу хәрби частьләргә 1800 кеше юнәлтелә.

Сергей Погодин билгеләп узганча, "ТР Электрон Хөкүмәте" проектын тормышка ашыру кысаларында, хәрби хезмәткә алынучыларга быел да Татарстан Җыелу пунктында бүләккә кесә телефоны тапшырылачак, шулай ук банк карталары өләшенәчәк һәм хисапларына ай саен 2 мең сум, ятимнәргә 3 мең сум акча күчереләчәк.

"Татар-информ", Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев