Бюджет урыны төшкә генә керәме?
20 июньдә югары уку йортларында абитуриентлардан документлар кабул итү башланды.
Россия буенча быел 638,4 бала мәктәп тәмамлады. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укуга бирелгән бюджет урыннары саны, ил күләмендә алганда, 390 меңгә якын. Башка еллардагы кебек укырга керүче егет-кызлар бер үк вакытта биштән дә артык булмаган югары уку йортына гариза бирә ала. Аңа өчтән дә артык булмаган белгечлек һәм юнәлеш буенча конкурста катнашып карау мөмкинлеге бирелә.
Хәзер уку йортларының сайтлары, социаль челтәрләрдә төркемнәре бар. Барлык мәгълүмат та шушында урнаштырыла. Укырга теләүчеләр дә, кызыксынып кына караучылар да нәрсә, кайда, ничек булуы белән таныша ала. “Postupi.Online” электрон сервисы биргән мәгълүматка карасак, Казанда – 8903 бюджет, 13 меңнән артык түләүле уку урыннары бар икән. Татарстанда барлыгы 14 югары уку йорты исәпләнә. Сайлау мөмкинлеге бар-барын, абитуриентлар кайсына бара соң? Юрганнарына карап аякларын сузалармы, әллә инде хыял дигәннәрен бернигә дә карамыйча чынбарлык итмәкчеләрме?
Олы Кайбыч урта мәктәбенең 11 “А” сыйныфын тәмамлаган Фирүзә Мусина нинди уку йортына керергә икән дип баш ватмый. “Өч абыем да – табиб, шуңа күрә табиб булу теләге миндә кечкенәдән үк бар”, – ди ул. Казан дәүләт медицина университетына керергә исәбе. “КДМУның ике факультетына документлар тапшырырга уйлыйм. Бюджет урынына үтәсе бик авыр, өч фәннән кимендә 95әр балл кирәк”, – дип уртаклашты Фирүзә. Казан алмаса, Мәскәүгә документлар тапшырырга дигән теләге дә юк түгел икән.
Абруйлы да, кыйммәтле дә саналган Казан дәүләт медицина университетында 440 – бюджет, 415 коммерцияле урын каралган. Түләп укуның бәясе 130 мең сумнан башлана.
Бер имтиханнан котыласың, университетта исә тагын керү имтиханнары көтеп тора. Шуңа күрә БДИда җитеп бетмәгән балларны әле университетта узачак эчке сынауларда җыярга мөмкин. Казан медицина университетында, мәсәлән, химия, биология, анатомия һәм физиология, урыс теле кебек фәннәрдән эчке имтиханнар бирергә кирәк икән.
Әлеге уку йорты сигез юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Шушы юнәлешләр буенча БДИ нәтиҗәләренә карап минималь балларның күләме билгеләнә. Мәсәлән, “Педиатрия” бүлегенә керергә теләүчеләр химиядән иң кимендә – 60, урыс теленнән – 55, биологиядән 55 баллы булырга тиеш. “Стоматология” буенча китсәң, һәр фән буенча да минималь баллар бер төрле – 55. Дәвалау бүлеген сайласаң, химия-биология, урыс теленнән 65әр балл кирәк булыр.
КДМУда уку кыйммәт тә, озак та. Бәяләр димәктән, мисал өчен, “Дәвалау” юнәлешенең көндезге уку бүлеген сайласаң, биредә белем алу елына 187686 сумга төшәчәк. “Педиатрия” юлын сайлаучылар кимрәк түли: елына 151192 сум. Хәер, алты курс уку, интернатура, докторантура кебек фәлән-фәләннәрне исәпкә алганда, бу сумма шактыйга тула икән. 205 еллык тарихы булган уку йортында укыйсың, шәп белгеч, менә дигән табиб буласың килә икән, түлисең инде.
Казан федераль университетына керергә теләүчеләр дә, елдагыча, күп. Бигрәк тә читтә яшәүчеләр бу белем йортына агыла. Шулай ук көллият-техникум бетереп, хәзер укуын дәвам иттерергә теләүчеләр дә юк түгел. Рузанна Гимазетдинова – шундыйлардан. “Чаллы инженерия-икътисад көллиятен тәмамладым. Укуымны КФУда дәвам итәргә телим. Бу университетның рейтингы яхшы, шуңа күрә документларны тапшырып карарга булдым. Түләүле уку бүлегенә керәчәкмен”, – диде Рузанна.
Рейтинг дигәннәре күпләрне кызыктыра шул. Әле күптән түгел генә КФУ дөньяның иң яхшы вузлары рейтингында 50 нче урынга күтәрелде. Бер ел элек ул 439 нчы урында тора иде. Рейтингка Россиянең тагын 25 югары уку йорты керде.
“Postupi.Online” электрон сервисы биргән мәгълүмат буенча, Казан федераль университетында 2019-2020 уку елына 3962 – бюджет, 4688 түләүле урыннар каралган. Иң популяр белгечлекләр, һәрвакыттагыча, икътисад, дизайн, юриспруденция, халыкара мөнәсәбәтләр кебек юнәлешләргә бәйле. Гуманитар өлкәләр белән беррәттән техник фәннәргә дә кызыксыну зур. Бюджет урыннары да соңгыларына чагыштырмача күбрәк бүлеп бирелә. Информатика, төгәл фәннәр буенча БДИ сайлаучыларның бюджетка керү ихтималлыгы да бермә-бер зуррак.
Бәяләргә килгәндә, КФУда белем алу кесәгә суга торганнардан. Мәсәлән, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының “Геология” юнәлеше буенча түләп уку бәясе елына 169200 сум тәшкил итә. Бакалавр дипломы алып чыгу өчен дүрт курска 676800 сум түлисе дигән сүз. Гуманитарийларга артыграк түлисе! Мәсәлән, “Культурология” белгечлеген алып чыгарга теләүчеләр елына 200 мең сумнан артык акча түләргә мәҗбүр. КФУ сайтына эленгән мәгълүматка караганда, бу белгечлеккә 15 бюджет урыны бирелгән. “Физика”, “Радиофизика” юнәлешләре буенча укырга теләүчеләр акча янчыкларыннан 145 мең сум акчасын эзләсен.
КФУның Алабуга һәм Чаллыдагы филиалларында бәяләр бу кадәр “тешләми”. Дөрес, “очно-заочно” дигән уку бүлегендә белем алганда гына. Алабугада “Юриспруденция” белгечлегендә укуның бер елга бәясе 68 мең 940 сумны тәшкил итә. Икътисад юлын сайласаң да, шул сумма. Чаллыда да шулай ук. Ә көндезге уку бүлегендә белем алу 100 мең сумнан ким түгел.
Президентлар чыккан Казан дәүләт аграр университеты сайтында да бәяләр турында мәгълүматны элеп куйганнар. Абитуриентлар да, университетта укучы студентлар да сизгән: бәяләр шактыйга арткан икән. Икътисад институтына керергә теләүчеләр дулкыны көчле булырга охшап тора. Сайтта эленгән рәсми документка ышансаң, “Агрономия” факультетына 130 бюджет урыны бирелгән. “Урман хуҗалыгы һәм экология” тармагына 50 бюджет урыны каралган.
Сүз уңаеннан, КФУ булачак студентларына яңача ысул белән имтихан бирергә тәкъдим итә. Хәзер уку йортының эчке имтиханнарын онлайн рәвештә тапшырырга мөмкин. Имтиханнар 12–26 июль көннәрендә үтәчәк. Иң элек бу ысул сәламәтлеге начар, мөмкинлекләре чикләнгән егет-кызлар өчен тәкъдим ителә.
27 июльдә югары уку йортларының сайтларында, белдерүләр тактасында укырга керүчеләр исемлеге эленәчәк. Ә аңа кадәр укучы дисәң, мәктәпне тәмамлаган, студент дисәң, әле укырга кермәгән егет-кызларга ут йотып көтәсе генә кала.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев