Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы кафесында 9 кеше агуланган

Чаллы кафесында 9 кеше агуланган. Хәзерге вакытта 6 кеше хастаханәдә, өчесе өендә дәвалана. 4 кешедә сальмонеллез таякчыгы ачыкланды.

Алар кафедан роллы һәм «Цезарь» салаты ашаган булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү үткәрде. Ризык пешерүдә кагыйдә бозулар ачыкланган. Персоналның медосмотр үтүдә дә кимчелекләре бар. Әлеге вакыйга буенча беркетмә төзелде. Роспотребнадзор эшне судка тапшырды, ул суши-барның ябылуын таләп итә.

Татарстан Тикшерү комитеты да тикшерү үткәрә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cally-kafesynda-asagan-9-kese-agulangan-5868610

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев