Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч айлык бәти якынча 47-49 мең сум тора [+фото]

Баҗа кеше түгел, кәҗә мал түгел, дип шаярталармы әле. Баҗаларның бәясе арткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, ә менә Саба районы Килдебәк авылында савым кәҗәләрнең бәясе сыерныкыннан әллә ни ким түгел: өч айлык бәти якынча 47-49 мең сум тора, диделәр. Шушы бәягә дә сатып алырга теләүчеләр бар икән, әмма ферма җитәкчелеге бүгенге көндә...

Баҗа кеше түгел, кәҗә мал түгел, дип шаярталармы әле. Баҗаларның бәясе арткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, ә менә Саба районы Килдебәк авылында савым кәҗәләрнең бәясе сыерныкыннан әллә ни ким түгел: өч айлык бәти якынча 47-49 мең сум тора, диделәр. Шушы бәягә дә сатып алырга теләүчеләр бар икән, әмма ферма җитәкчелеге бүгенге көндә көтү санын арттыруны иң мөһим эш дип исәпли һәм хәзергә кәҗә бәтиләрен сатарга планлаштырмый.

Килдебәктә урнашкан «Лукоз Саба» кәҗә фермасы Мари Элның Сернур бистәсендәге ферманың «филиал»ы дияргә дә була. Күпләр өчен Сернур үзенең 50 елдан артык тарихы булган сыр заводы белән билгеле. Мин үзем дә кибет киштәләрендәге кәҗә бәтие төшкән йогуртларның туган җирен өйрәнә башлаган идем, йомгак башы Сернурдан Сабага китерде. Саба районындагы кәҗә фермасының сөте дә әнә шул заводка китә. Ферманың хуҗасы - Йошкар-Ола шәһәреннән Тарас Кожанов.

-Татарстанда фермерларга, авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнүчеләргә булган игътибарны без ишетеп кенә белмибез, чагыштырып, анализлап карау мөмкинлегебез бар. Татарстан җирлегендә кәҗә фермасы ачар өчен сәбәпләрнең берсе әнә шул. Ни өчен Саба дигәндә, безгә берничә район тәкъдим иттеләр, бу район җитәкчелеге безне күбрәк җәлеп итә алды, логис­тика ягыннан да ул иң уңае, - ди Тарас Кожанов.

Сернур кәҗә фермасы Россиядә иң зурлардан санала, шул исәптән «Лукоз Саба» да. Советлар Союзы чорыннан ук исәпләсәк тә, кәҗә фермалары бик булмаган. Бары тик 80 нче еллар азагында гына берничә кәҗә фермасы оештырып караганнар. Алары да эшләп китә алмаган. Гадәттәгечә, чит илләр белән чагыштырсак, Венгрия, Голландия, тагын бик күп илләр кәҗәләрне бик теләп үстерә. Анда халык та кәҗә сөтеннән эшләнгән ризыкларга өстенлек бирә. «Лукоз Саба»да бүгенге көндә ике меңгә якын кәҗә бар (киләчәктә 7 меңгә арттырырга телиләр), 25 кеше эшли. Идарәче - Килдебәк егете Разил Гарипов, ул - чит илләргә барып, осталыгын чарлаган булдыклы егет.

- Сабада эшли башлаганчы ук җитәкчелеккә, безгә булдык­лы идарәче бирерсез, дигән шарт куйдык. Разил шундый кеше, - ди Тарас.

Ферма территориясе­нә кергәч, иң элек күзгә ташланган нәрсә чисталык, хуҗаларның якты, кунакчыл йөзе булса, икенчесе - совет чорындагы патриотик плакатлар. Ни генә димик, җанга якын, кадерле күренеш. Социалистик стройны бөтенләй белмәгән, чит илләрне аркылы-буйлы йөргән Тарас бу плакатларга ник өстенлек биргән? Монысы матур сер булып калды.

Ферманың тулы хокулы хуҗалары - кәҗә бәтиләренә килсәк, алар бигрәк тә мөлаемнар, шук­лар, сөйкемлеләр, һәркайсын алып яратасы килә. Биредә эшләүче кызлар да кәҗәләрнең бик тә иркә хайван булуларын әйттеләр.

Тарас Кожанов фикеренчә, кәҗә үрчетү белән шөгыльләнүчеләр әзрәк кенә фанатик, әзрәк кенә хыя­лый.

- Авыл хуҗалыгы тармагында хыял һәм теләктән нәтиҗәгә хәтле илткән юл бик озын. Көрәп акча эшлим, табыш алам дип бу эшкә тотынудан мәгънә юк, - ди Тарас.

Сыерлар кебек пар тояклы, ике мөгезле булсалар да, ике имчәкле сөтлебикәләрне бераз кыерсыталар икән. Аталы-уллы Владимир һәм Тарас Кожановлар «сөт җитештерүчеләрнең барысына да бер төсле караш булырга тиеш» дигән фикердә. Авыл хуҗалыгына бирелә торган барлык ярдәмне йотып кына баручылар да бар. «Үлеп тә бетмиләр, яшәп тә китмиләр», - ди алар турында өлкән Кожанов.

- Кәҗәләр карарлар һәм санкция турында да берни белмиләр, - дип шаярта Тарас.

Белсәләр, бәлки үзләрен яклап чыгарлар иде, шуңа күрә бу эшне хуҗаларга тапшырырга туры килә. Тарас Кожанов Мәскәүдә авыл хуҗалыгы департаментында да чыгыш ясаган. Дәүләттән бирелә торган ярдәмнән дә биг­рәк, аларны кәҗә сөтенең балалар тәрбияләнә торган учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хастаханәләрдә тук­ланырга рөхсәт бирә торган нормативларның, стандартларның булмавы борчый. Совет чорында ук рөхсәт кәгазьләренә «сыер сөте» дип языла торган булган һәм бүгенгәчә шулай дәвам итә. Бер уйласаң, юк кына мәсьәлә кебек, ә мәшәкате һәм уңайсызлыклары...

Кәҗә сөтенә карата үзенчәлекле караш халык арасында да сакланып килә. Кемнең иммунитеты түбән яки баласы диатез белән азаплана, алар кәҗә сөте белән яхшы таныш, файдасын күрдек дип әйтүчеләр бихисап. Кәҗә сөте составы белән ана сөтенә охшаган. Шулай да көн дә куллану өчен яки шул ук балаларга даими ашату өчен кәҗә сөтеннән әзерләнгән ризыкка өстенлек бирүчеләр сирәк. Әлбәттә, җитештерүчедән кулланучыга җиткәнче, арадашчылар бәяне дә шактый өстәп өлгерә. Сабадагы кәҗәләрнең сөтеннән Сернур сыр заводында йомшак сыр, йогурт, кефир кебек берсенән-берсе затлы, сыйфатлы ризыклар әзерлиләр. Затлы дим, чөнки чит ил экспертлары үзләре дә бу ризыкларга югары бәя бирәләр. Быел гына да Мәскәүдән өч алтын медаль алып кайтканнар. Кефирларны әзерләп, шешәләргә тутырмыйлар, ә сөткә биорганизманар кушып салалар, ул шунда өлгереп җитә. Кәҗә сөтен мәскәүлеләр бик ярата икән. Әзер ризыкның күбесе йогуртлар, сырлар булып шунда китә. Без исә, кәҗә мал түгел, дип йөри бирәбез.

Зөлфия Хәлиуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев