Берничә ел инде авылыбызда азан тавышы ишетелми. Юк, мәчетебез ябылганга түгел. Анысын, гомумән, төзергә хыялланабыз гына әле.
Балтачта бердәнбер мәчетсез авыл булсак та (ике араны нибары бер чакрым гына аера), күрше Салавыч мәчетендә әйтелгән азан безнең авылны да моңга күмә иде.
Шуңа да үзебезне мәчетсез хис итмәдек, кирәксенмәдек, ахрысы. И...
Берничә ел инде авылыбызда азан тавышы ишетелми. Юк, мәчетебез ябылганга түгел. Анысын, гомумән, төзергә хыялланабыз гына әле.
Балтачта бердәнбер мәчетсез авыл булсак та (ике араны нибары бер чакрым гына аера), күрше Салавыч мәчетендә әйтелгән азан безнең авылны да моңга күмә иде.
Шуңа да үзебезне мәчетсез хис итмәдек, кирәксенмәдек, ахрысы. И ул Рашат абый, Габделфәрт абыйлар әйткән азанның моңы!.. Аны ишетми, тыңламый калып булмый иде. Иркен сулыш, гөрелдәп торган көчле, шул ук вакытта моңлы тавыш, ачык-аңлаешлы мәкам...
Кыскасы, тыңлап туеп булмый торган азан иде. Әмма хәзер, берсен берсе алыштырган, дәвам иткән әлеге абыйлардан соң аларга көндәш булырлык мәэзин таба алганнары юк. Өстәвенә әллә тавыш көчәйткечләре ватык, әллә сәбәп башкада: азанны бер чакрым ераклыкка да ишеттерә алмыйлар.
Шулай итеп, соңгы елларда без бу азаннан да мәхрүм калдык. Нигә кинәт кенә азан турында сүз кузгаттыммы? "Мәчетебездә азанны кем алдан өлгерә, шул әйтә. Савабы күп икәнен белгәнгә, һәркем савап алырга тырыша. Бигрәк тә өлкәннәр. Арада хәле дә, моңы да булмаганнар бар, кайберсеннән әллә нинди мөгрәгән тавышлар чыга, кайчан әйтеп бетерер икән дип көтәсең инде. Ә мәэзинебез яшьрәк, әдәп саклап, өлкәннәргә юл бирә. Юкса шулкадәр матур мәкам белән, җиренә җиткереп әйтә... Үзе белмәгән кешегә без дә берни әйтә алмыйбыз, шул хакта берәр мәкалә яз әле, бәлки, аңларлар", - дип зарланып шалтыратты күптән түгел бер өлкән яшьтәге танышым.
Районыбызның Арбор авылына баргач, андагы танышым Гөлзадә апа Гозәерова исә: "Авылыбызның бик тә сәләтле, моңлы җырчы егете Фәннур Әүхәдиев дини юлга күчте. Ул азан әйткәннән соң авыл өстендә әллә ни гомер моң эленеп тора", - дип ихлас сөенеп сөйләгән иде. Аны тыңлаганнан соң (билгеле, Фәннурдагы моңның нинди икәнен белгәнгә - тикмәгә безнең Салават дип йөртмиләр үзен, мәдәният йортларын микрофонсыз да дер селкетә ул), "бәхетле авыл" дигән идем. Смәелдә шулай ук җырчы егет Ирек Фатыйхов азан әйткәндә "каз тәннәре" чыга, диләр. Чыннан да, азан тавышы мүкләнгән йөрәкләрне дә кузгатырга, күңелендә һичбер гаме булмаганнарны да юлыннан бүләргә, туктап тыңларга мәҗбүр итәргә, әсир итәргә тиештер. Азанның мәгънәсе, хикмәте - кешеләрне намазга, мәчетләргә дәшү, тарту бит инде.
Хикмәт димәктән, 1969 елда "Аполлон-11" корабында Айга очкан Америка астронавтларыннан Армстронгның нәкъ менә айда ишеткән "тәннәрне чымырдатырлык музыка"ның азан икәнен белгәч, сәгате-минуты белән исламны кабул итүе хакында күпләрнең укыганы, ишеткәне бардыр. Авыл өсләрендә, мәчетләрдә менә шундый кодрәткә ия азанны ишетәсе килә. Аңлыйм: мәчетләребезнең буш тормавы, нинди булса да азан тавышы ишетелү мөһимрәктер. Чарасыз калган авыллар өчен бу акланса да, мөмкинлек булганда, сыйфаты турында уйланырга да кирәктер. Бу уңайдан да бер мисалым бар.
Берничә ел рәттән рамазан аенда "Болгар" радиосы авыз ачкан чакка, ахшамга туры китереп, азан яңгырата. Бик кирәкле, хуплана торган гамәл бу. Аны алдагы елларда бер үк язмада бирделәр. Без аны элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакый әйтә дип фаразладык. Әлеге азанны бер генә тапкыр тыңлаганнар да минем хаклы булуымны белә: андагы аһәң, андагы моң, аны тыңлаудан туган хис-рәхәтлек!.. Тыңлап бетерүгә, һич алдаусыз, кабат ишетәсе килә башлый иде үзен. Соңгы ике елда бу язманы башкага алыштырдылар. Кызганыч, гарәп мәкаме белән, бик озын итеп әйтелгән хәзерге азан элекке хисләрне уятмый инде - безнеке түгел ул! Шуңа да, алдагы еллардагы кебек, радиоалгычларны алдан кабызып, көтеп алмадык.
Шушы язманы әзерләгәндә, кәгазьләрем арасыннан Җәлил хәзрәтнең бер газетада басылып чыккан риваятеннән күчермә килеп чыкты. Менә нәрсә диелгән анда: "Бер төркем мөселман кәсеп белән сәфәр чыкканнар.
Араларыннан үтә ямьсез тавышлысы барып кергән төбәктә азанны үзем әйтәм дип дәгъва белдергән һәм әйткән дә. Моның әйтүе берәүгә дә ошамаган. Шулвакыт әлеге сәфәрдәшләр катына бай яһүд килеп кергән. "Кайсыгыз әйтте азанны?" - дип кызыксынган һәм азан әйтүчегә күп кенә кыйммәтле бүләкләр калдырган. Азан әйтүченең юлдашлары аптырап калган. "Ни өчен бүләклисең аны?" - дип кызыксынган. Яһүд: "Минем бер кызым, беребезнең дә сүзенә карамыйча, мөселман диненә күчәм, дип аптыратты. Ата-баба диненнән китүенә карышуыбызны санга сукмады. Ә менә сезнең юлдашыгыз намазга чакырып азан әйткәч, шунда ук ниятеннән кире кайтты", - дигән... Белмәгән эштән шайтан көлгән. Һәрбер эшнең, үгет-нәсыйхәтнең дә тәртибе, нечкәлекләре бар..."
Мәчетләребездән ишетелгән азан көтеп алырлык, әсәрләнеп тыңларлык булсын, динебездән биздермәсен иде, димәкчемен.
Нет комментариев