Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда ремонт ясаучылар бергәләп югарыдан егылып төшкән

Чаллыда шаккатмалы вакыйга булган. Ремонт ясаучы бригада балкон тышлаганда люлька белән бергә 3 нче каттан килеп төшкән. Бик каты имгәнгән эшчеләр бергә сырхауханәгә озатканнар, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы. Шул рәвешле, 9 апрель иртәнге 9да Чаллының Яңа Шәһәр комплексындагы 16/11 нче йорт янында, иртәнге планеркадан соң, 3 эшче төзелеш...

Чаллыда шаккатмалы вакыйга булган. Ремонт ясаучы бригада балкон тышлаганда люлька белән бергә 3 нче каттан килеп төшкән. Бик каты имгәнгән эшчеләр бергә сырхауханәгә озатканнар, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Шул рәвешле, 9 апрель иртәнге 9да Чаллының Яңа Шәһәр комплексындагы 16/11 нче йорт янында, иртәнге планеркадан соң, 3 эшче төзелеш люлькасында 3 нче кат турысына күтәрелгән һәм, ниндидер сәбәптән, кинәт күтәрткеч өзелеп, ирләр люлька белән бергә егылып төшкән. Эшчеләрнең берсенә 46 яшь булып, калган икесенә - 39ар яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев