Чиксез мөмкинлекләр
Тауларны кем күчерә… Чикле мөмкинлекләрне чиксез итү юллары.
Регина Миңлебаева – Гадел һәм Ранель исемле ике сөйкемле игезәк малайның әнисе. Үзе дә бик мөлаем ханым. Улларына 12шәр яшь. Гадел менә дигән итеп укый, футбол белән мавыга. Ә менә Ранель… катлаулы формадагы ДЦП авыруыннан интегә. Ул да, туганы шикелле үк, шәп укый, футбол белән мавыга – әмма болар барысы да өйдә.
ЯШИСЕ КИЛҮ
Регина зур горурлык белән гаилә альбомнарын күрсәтә – анда тупырдап торган, алма кебек түгәрәк битле сабыйларның фотолары бихисап. Ранель белән Гадел балачакта бер-берсеннән һич кенә дә аерылмаган – үсештә дә, килеш-килбәттә дә. ДЦП үзен бары тик сигез ай тулганда гына сиздерә. Регина бу хакта искә алырга яратмый. Әйе, кинәт кенә өйгә хәсрәт бәреп керә, күз яшьләре түгелә, дөньяның барлык төсләре җуела, «Ник моны нәкъ менә безгә бирдең? Нинди гаебебез бар?..» шикелле әрнүле дә, мәгънәсез дә сораулар ява Күккә… Әмма аннары Регина үзен кулга ала: шуннан соң барысы да элеккечә яши башлыйлар. Элеккечә кебек үк, дөресрәге.
– Минем яшәү теләгем яңадан уянды, – ди ул. – Ничек кенә булмасын, әйбәт итеп яшәү теләге. Рухым, үзем ничек кенә депрессиягә бирелергә теләсәм дә, барыбер өстен чыкты, мине чоңгылдан тартып алды. Балаларымны яратам лабаса мин, алар мине ярата, тагын нәрсә кирәк бу тормышта?
Регинаның мәхәббәте ике улына да җитә.
– Йә, ничек яратмаска мөмкин инде аны? – дип елмая әнисе, улы Ранельне ике битеннән дә үбеп. Җавапка улы да балкып елмая, әмма бу елмаюның аңа никадәр авырлык белән бирелгәнен аермачык күрәбез.
АНА БӘХЕТЛЕ БУЛСА, БАЛА ДА БӘХЕТЛЕ
– Ул һәрвакыт елмая, – ди Регина улы турында. – Бу кадәр ихлас итеп һичкем дә елмая алмый! – Шулай ди дә, Ранельнең борыныннан үбеп куя. Аннан Гаделне дә үбә, әмма малай, оялып, әнисенең назыннан кача – зур бит инде ул, янәсе!
12 ел элек, Ранельнең диагнозы белән килешкәч, Регина алдына бер сорау килеп баса: бу тормышта һәрберебезгә дә уңайлы булсын өчен, алга таба ничек яшәргә?
– Балаларым арасындагы аерманы күрмим дә, – ди ул. – Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк. Алар төрле – аермалары шул гына. Әйтик, кемнеңдер күзләре яшел, ә кемнеңдер – кара… Була бит шулай… Аларның көннәре төрлечә уза да, функцияләрне төрлечә үтиләр – мин моңа ияләштем, хәзер тыныч һәм табигый кабул итәм барысын да. Гадел, мәсәлән, үзе ашый, Ранельгә ярдәм итәргә кирәк – бу шулай һәм, димәк, син моны исәптә тотасың, дигән сүз. Миңа авыр түгел.Мин булмаганда, Гадел дә туганына бик теләп ярдәм итә. Ашату, юындыру, өстен алыштыру – болар көндәлек гадәти гамәлләр. Уку белән дә – шулай ук. Кемнеңдер, мәсәлән, бер баласы йөзүгә йөри, икенчесе – биюгә. Бездә дә хәл шундыйрак. Берсе бассейнга бара, икенчесе физзарядка белән өйдә шөгыльләнә. Берсе мәктәпкә барып укый, икенчесе – өйдә. Әмма Ранельне һәртөрле чараларга, утренникларга да йөртәбез… Бары маршрутны алдан ук уйлап куярга да, нюансларын исәптә тотарга кирәк. Боларны алдан хәл итсәң, бер кыенлыгы да юк. Гадел һәрчак янәшә, ул ярдәм итәргә атлыгып тора. Ә иң мөһиме: мин, әниләре, бәхетле булсам, алар да бәхетле. Мин моңа ышанам.
Бәхетле балалар әлеге мизгелдә кәбестә пирогыннан авыз итәргә теләк белдерә. Гадел үз кисәген эләктерә дә компьютерга уйнарга йөгерә.
– Ранельне хәзер ашатып алам да, Гадел янына озатам – алар бер-берләре белән уртак телне һәрчак табалар. Ә сезгә ул арада бер гаҗәеп тарих сөйлим…
ГАҖӘЕП ТАРИХ
Регина сөйләгән бу тарих чыннан да таң калдырырлык. Аның каһарманнары – Миңлебаевлар гаиләсенә бәхет елмайган, дисәк тә буладыр.
– Казанда инвалид балалар өчен бәйге уздырыла икәнен ишетеп белдем дә, катнашырга булдык, – ди Регина. – Ролик төшерергә кирәк иде, җиңүчегә бүләк – кумир-футболчысы сурәте төшерелгән автографлы футболка. Сөендек инде, без бит футболны яратабыз… – Регина артыннан стеналарга күз сирпибез – анда футбол белән бәйле постерлар, афишалар, плакатлар эленгән. – Гариза биргән идем, миңа «сезнең улыгыз безгә туры килә торган инвалид түгел – ул бит сөйләшә алмый» дигән җавап килде. – Регина рәнҗүен яшерергә тели, әмма үпкәсе күзләреннән күренә. Баласын гаделсезгә рәнҗеткән һәр ана шуларны кичерер иде. Ләкин шул арада ук яктырып та китә үзе, уллары турында сөйли бит.
– Шуннан соң мин без төшергән роликны Россиянең футбол сайтына җибәрдем, – дип, эчке бер горурлык белән дәвам итә ул. – Һәм инде ике сәгатьтән безгә шалтыраттылар, кунакка чакырдылар. Безнең барыбызны да, гаиләбез белән. Хәтта Ранельне озата йөрер өчен – әниемне дә. Билетлар түләнгән иде, утыр да бар гына! Һәм менә без Мәскәүгә чыгып киттек. Мәңге онытылмаслык көн булды ул! Камералардан тыш, күңелне эретә торган – танылган футболчылар малайларның башларыннан сыйпап уза, мәктәптә хәлләр ничек, дип сораша… Футболчыларның тренировкаларын карадык, Алан Дзагоевтан автограф алу бәхетенә ирештек. Ул – Гаделнең яраткан уенчысы. (Әйтүләре буенча, ул безнең видеоны дүрт тапкыр караган һәм безне чакырулары өчен дә без нәкъ менә аңарга рәхмәтле булырга тиешбез).
Аның белән фотога да төштек, Гадел хәтта интервью алырга да өлгерде. Алан Ранельгә карата зур игътибарлылык күрсәтте: фотога төшәр өчен аны хәтта кулына да алды. Һәм менә шушы колясканы бүләк итте. Казанга менә дигән күтәренке кәеф һәм якты тәэсирләр белән әйләнеп кайттык.
ТАУЛАРНЫ КЕМ КҮЧЕРӘ?
Регина белән сөйләшкәндә шуңа игътибар итәсең: ул бик җиңел сөякле генә түгел, ә балалары өчен таулар күчерердәй көч-куәткә ия ханым да. Чын-чынлап күчерә дә ул аларны. Шундый «тау»ларның берсе – «инвалидлар өчен парковка» дигән билге. Регинаның максатчанлыгы һәм булдыклылыгы нәтиҗәсендә, әлеге билгене аларның ишегалдында Татарстанда беренчеләрдән урнаштыралар.
– Күз алдына гына китерегез, безнең 9 катлы, күпфатирлы йортта миңа һәрбер фатирны шакып, сораштырып чыгарга туры килде: «Гафу итегез, минем балам инвалид, безнең ишегалдында, подъезд каршында «инвалидлар өчен парковка» дигән билге пәйда булса, сез каршы булмассызмы икән?» Әлбәттә, берәү дә каршы булмады, әмма миңа үтенеп ишекләр шакып йөрергә туры килде, шул гына. Култамгалар җыеп. Хәзер, шөкер, билге тора. Кайберәүләрнең, аны күрмәмешкә салышып, төбенә үк машина куюлары күңелне тырный, әрнетә, билгеле. Алар, нишләтәсең, миңа 12 яшьлек баланы һәм аның коляскасын подъезддан чыгаруның ни бәһагә төшкәнен күзалламый.
Футбол буенча Россия җыелма командасы спортчылары белән
истәлеккә төшкән фото.
ЯШӘРГӘ ӨЙРӘТҮ ФӘНЕ
Ранель турында сөйләгәндә, Регина аның сәламәтлеге белән бәйле бик күп сынаулар кичүе турында ассызыклый. Әмма ул аны мөмкинлекләре чикле бала дип исәпләми. Киресенчә, мөмкинлекләре чиксез бала, дигән карашта тора. Ләкин,
ди, Регина, ул мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен аңа даими ярдәм кирәк. Хәзер, әлбәттә, ил күләмендә дә, Татарстанда да инвалидлар өчен, 10 ел элек булган вазгыятьтән аермалы буларак, күп нәрсә эшләнә. Бу өч баскычлы ярдәм: дәүләт, бизнес һәм әти- әниләр. Соңгылары балаларының ихтыяҗларын барыннан да яхшырак белә – чөнки алар шушы борчу- мәшәкатьләргә күмелеп яши. Алар әйләнә-тирәне, баласы мохтаҗлык күрмәсен өчен, аңа яраклаштырырга кирәк икәнлеген яхшы аңлый. Ничек яраклаштырырга кирәк икәнлеген дә. Мисал өчен, өй буенча хәрәкәт итәр өчен уңайлы коляскалар кирәк. Урам коляскаларының булуы да зарур. Икешәр колясканы алу – күпчелек ата‑ана өчен ирешеп булмаслык нәрсә, ләкин тырышалар бит, кая барсыннар! Ярый, болары булсын да, ди, ә менә махсус лифтлар белән нәрсә эшләргә? Пандуслар, кануннар – боларына инде, һичшиксез, дәүләт сәясәте ярдәмендә генә ирешеп була. Әлеге канун һәм карарларның үтәлүе дә кирәк бит: ата-ана, Регина кебек, парковка билгесе куярга рөхсәт итегезче, дип, соранып йөрергә калмасын өчен. Балалар һәм аларның ата-аналары үзләрен читкә кагылганнар итеп түгел, нормаль кешеләр итеп хис итсеннәр өчен. Мондый хәл һәркемнең башына төшәргә мөмкин бит…
БАЛАЛАР МАННЫЙ БОТКАСЫН АШАУЧЫЛАРГА ҺӘМ АНЫ АШАМАУЧЫЛАРГА БҮЛЕНӘ
– Минем хәлдә иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәү. Аңа бирелә, ягъни бирешә калсаң, шунда ук упкынга тәгәрисең. Ә ул упкынның төбе бармы, юкмы – берәү дә белми. Бәлки, син анда гомерең буена тәгәрәп тә төшеп җитә алмассың. Шулай булгач, нигә тәгәрәргә ди анда? Шушындый улларың булганда бигрәк тә?
Ә бу хәл бик мөмкин: балаңның инвалид булуын тоемлаудан түгел, юк, ә тирәдәгеләрнең реакциясеннән. Аларның карашларыннан, ә бигрәк тә – сүзләреннән. Ранель турында ишетергә мөмкин булган сүзләрнең иң йомшагы: «яшелчә». Аны мәктәпкә урнаштырганда, ниләр ишеткәнемне үзем генә беләм: «Нәрсә, укытучыларны яшелчәгезне үстерергә бакчачы дип белдегезме әллә? Аның бит мөмкинлекләре чикле!»
Мин болай дип җавап кайтара идем: «Әйдәгез, сезнең авыз, борыныгызны, кулларыгызны бәйлик тә, баш миегезне эшләргә калдырыйк! Сез нәкъ шулай ук барысын да аңлаячаксыз, әмма кыймылдап нидер эшли генә алмаячаксыз! Ул чикләрне башка төрле юллар белән кичәргә сәләтле! Сөйләшмичә, хәрәкәтләнмичә генә. Ә сез аның елмаюына карагыз – никадәр самими ул! Аның бит психикасы зыян күрмәгән. Ә сез менә мускулларыгыз эшләмәгән килеш, шулкадәр тырышып, ихластан елмаеп карагыз!»
Менә хәзер Ранель пирог сорады. Читтән карап торганда сез бары тик: «Аааа!» – дигәнне генә ишетәчәксез. Әмма ияләшә төшкәч, барысы да аңлашыла башлый: мин аның тавышыннан тоеп алам да пирог сузам. Аның бары тик үз теле – шул гына. Без бит барыбыз да ниндидер телдә сөйләшәбез: кемдер рус телендә, кемдер татар телендә, кемдер – кытайча. Ә Ранель – үзенекендә.
Йә, нинди «яшелчә» булсын ди инде ул?! Хәтерлим, шундый социаль реклама бар иде: «балалар манный боткасын ашаучыларга һәм аны ашамаучыларга бүленә». Бетте китте! Башка аерма юк!» Менә безнең Ранель да кофе ярата, ә Гадел яратмый. Бетте! Минем өчен башка аерма юк! Һәрбер әни шикелле үк, мин балаларымның имин үсүләрен һәм тормышта үз урынын табуларын телим. Алар белән горурланасым килә!
«ӘНИЕМ, БЕЗ – ТУНИСКА!»
– Мин шушындый ук шартларда позитивта яшәүче шактый әниләр белән таныш. Юк, елап утырмыйлар. Елмаеп яшәгәндә һәм нидер эшләгәндә генә барысы да килеп чыга бит – алар моны яхшы белә. Менә без – гадәти гаилә, кинәт кенә хыялда да мөмкин булмаганча, атаклы футболчылар янына чыгып киттек!
Ә 10 көн элек кенә мин Ранель белән дәвалау процедураларын алып йөрдем. Шулчакта бала процедурада вакытта үземә нинди дә булса шөгыль табарга кирәк, дигән фикергә килдем. Тоттым да документларымны КХТИга, читтән торып уку бүлегенә тапшырдым. «Икътисад, җитәкчелек итү һәм хокук» белгечлеге буенча икенче югары белем алырга ниятләп торам. 32 яшьлек «апа» булуга карамастан, япь‑яшь һәм чип‑чибәр кызлар белән имтиханнар тапшырдым – аларның әле белемнәре дә үзләре кебек, «картаймаган». Кердем бит. Хәзер ничек өлгерергә инде дип, планнар корам, менә. Өлгерәчәкмен, билгеле! Өлгермичә ярамый!
Кыскасы, маҗара дигәндә, миңа куш! Балаларны иңгә утыртып, башка илгә чыгып китү, дисеңме. «Әнием, без – Туниска!» – дип, үзем әнине кисәтеп куям да, җилдерәбез. Курку хисе юк миндә. Менә бу «зарядник» (Регина Ранельның башыннан сыйпый – авт.) миңа һәрчак көч биреп тора. Аннан иңгән энергияне тоюга мин таулар күчерердәй көчкә ия булам. Әлегәчә ирешә алмаган бердәнбер нәрсәм – мөмкинлекләре чикле балаларны дистанцион укыту өчен җиһазлар комплектын юнәтү. Ул безгә закон тарафыннан бирелергә тиеш. 2011 елның 16 сентябрендәге 771нче номерлы карар белән «Татарстан Республикасында «Электрон Татарстан» (2011–2013 еллар) мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең үсеше һәм кулланылышы» озак срокка исәпләнгән максатчан программасы расланды. Программа кысаларында минем балам югарыда әйтелгән комплект белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Моңа федераль бюджеттан акчалар күчерелде.
Ләкин, ни кызганыч, әлегә ул юк! Инде күпме вариантны кулланып карадым: министр урынбасарында да булдым, балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдә дә, администрациягә хатлар яздым, РОНОга, түрәләргә никадәр юл таптадым… Ә бит вакыт уза. Әлеге комплект ярдәмендә Ранель хәрефләрне укый да, таный да алыр иде. Нинди дә булса җитешсезлекләре булган баланың реакциясен билгели ул аппарат, аннары шул реакцияне күрсәтеп тә бирә. Барысы кирәгенчә җайлаштырылган. Арендага да бирелә ала, тулаем кулланылышка да.
Казанда мондый комплектны күпләр алды һәм куллана, безнең очракта исә вакытында өлгермәдегез, диләр. Мин бусагаларны таптаган арада вакыт уза тора, Ранель инде 5нче сыйныфны тәмамлап килә. Билгеле, нинди генә ситуация булмасын, мин барыбер аннан чыгу юлын табачакмын. Бары ничек икәнен генә белмим әлегә. Әгәр алдыңда бер ишек ябылса, икенчесе, өченчесе ачылырга тора, дип юкка гына әйтмиләр бит.
МОХТАҖ БУЛАСЫМ КИЛМИ!
Карап торышка хатын-кызларча нәзберек-нәзакәтле тоелган Регина үз эчендә атом электр станциясен йөртә, диярсең. Аның барысына да ирешәчәгенә һич тә шикләнмим!
– Башта баш ватам, уйлап карыйм, аннары – эшлим, нәтиҗәгә ирешәм, – дип, тормыш итү кагыйдәләрен аңлатырга тырыша ул безгә. – Балалар моны күреп тора, шулай ук тик утырмаска, нәрсәгә дә булса омтылырга өйрәнәләр. Эшне дә үземә үзем үк уйлап табам. Тугыздан алтыга кадәр офиста утырырга мөмкинлегем булмагач, фриланс рәвешендә шөгыльләнергә мәҗбүрмен. Ирекле, бер тапкыр эшләнә торган, графигы кысаларга кертми торган эш белән, ягъни мәсәлән. Барысын да булдырам. Чөнки минем мохтаҗ булып яшисем килми!
ДЕПРЕССИЯ БЕЛӘН ТОРМЫШ УПКЫННАРЫННАН ЧЫГАР ӨЧЕН РЕГИНА МИҢЛЕБАЕВАДАН БЕРНИЧӘ СЕР:
– Һәрчак иң югары ноктада булу – мөмкин эш түгел. Очыштан, күтәрелештән соң гадәттә түбәнгә тәгәрәү булып ала. Табигый күренеш. Әмма бу әле һич кенә дә кулларыңны салындырырга кирәк, дигән сүз түгел. Хәрәкәттә булырга кирәк. Берни эшләмичә, төшенкелеккә бирелү – депрессиягә турыдан-туры юл.
Иң авыр чакларымда китап укыйм. Мин чын мәгънәсендә китап корты. Китаплар рухландыра, канатлар куя. Элегрәк психологларга, гаилә терапиясенә йөрергә тырыша идем, имеш, заман белән алга барам. Сафсата! Китаптан да яхшырак терапия уйлап табылмаган әле!
Эчемә негатив җыймаска тырышам. Шундый кешеләр бар, аларны «деструктив маятниклар» дип атыйлар, синең көнеңне бер сүзе белән бозып ташларга мөмкиннәр. Әмма мин андыйларга чик куя беләм, «дураклар» дим дә игътибарымны башка нәрсәгә юнәлтәм.
Баш миен сүндереп кую да кирәк кайчак. Мәсәлән, рәсем ясарга утырып – искиткеч әйбәт техника, шунда ук тынычланасың.
Ә иң мөһиме – үзеңне ярату. Син елмаясың икән – балаларың да елмая, дигән сүз. Ана белән бала арасындагы бәйләнеш гаять көчле. Гаиләдә кем дә булса депрессия кичерә икән, башкаларга да бик кыен.
Яраткан дус кызымнан күңелем кайткан икән, гаиләмне сайлыйм. Чөнки аның аша минем өемдәгеләргә дә негатив үтеп керергә мөмкин.
Үземне даими үсештә тотарга тырышам. Тренажер залына йөрим – атнага ике мәртәбә. Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Бу чыннан да шулай.
Бар нәрсәдән һәм һәр кешедән ямь табам. Начар гадәтләрне яхшыларына алыштырырга тырышам. Һәр айның беренче көне нәрсәне дә булса яхшыга үзгәртер өчен сәбәп. Яки – үз җитешсезлекләреңне төзәтергә. Мисал өчен, 1 гыйнвардан бирле мин шикәр кулланмыйм. Бөтенләйгә баш тарттым. Шикәрсез чәй эчәм һәм шушы вакыт аралагында күзгә күренеп зифаландым. 1 февральдән салкын су белән коена башладым. Бу миңа бөтенләй ошамый, мин хәтта салкын бассейнны да күралмый идем. Әмма коенам. Һәм чирләми башладым. 1 марттан руль артында каешымны эләктереп йөри башладым. Элегрәк еш кына кирәксенми идем.
Тормыш әнә шундый вак кына җиңүләрдән тора.
Начар нәрсәләр турында уйларга вакытым юк. Кичә бер сайтта инвалидлар өчен президент гранты барлыгы турындагы мәгълүматка юлыктым. Ә минем бер проектым бар. Инде санаулы көннәр генә калган булса да, өлгерергә тиешмен. Шуның белән мәшгульмен, дүрт көн калып бара. Начар нәрсәләр турында уйлап утырырга вакыт кая калсын, ди!
Берәүдән дә сораганым юк. Барысын да үзем эшлим. Үзем уйлап табам, тормышка ашырам. Бәлки, бу дөрес тә түгелдер, әмма мин бит үземнең реакциямне беләм, ә башкаларныкын – еш кына юк. Шуңа үзең эшләүгә ни җитә!
Ни дә булса эшләргә алынсаң, җиренә җиткереп эшлә! Шул вакытта гына сине уңыш көтә.
Фотограф: Ната Смирнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев