Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирмешән районында кар чистартканда егылып төшкән имамның хәле тотрыклы авыр

Люцир хаҗи Зыятдиновның умыртка баганасының 2 һәм 4нче умырткалары сынган.

Чирмешән районы Әмир авылында мәчетнең баскыч төбендәге козырегыннан кар төшергәндә егылып имгәнгән имам Люцир хаҗи Зыятдиновның хәле тотрыклы авыр. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Әлмәт шәһәре "Татнефть» медицина-санитар часте матбугат хезмәте хәбәр итте.

78 яшьлек Пациент хастаханәгә 1 февраль көнне реанимациягә китерелә.

Диагнозы түбәндәгечә: умыртка баганасының 2 һәм 4нче умырткалары сынган, арка мие кысылмаган. Сул һәм уң яктан кабыргалары сынган.

Сул яктан гематоракс – бу плевраль куышлыкта кан җыелу. Үпкә тамырларыннан, күкрәк куышлыгыннан кан китү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

"Реанимациядә ята, хәле тотрыклы авыр, аңында. Консерватив дәвалау уздырыла. Операция әлегә кирәкми. Гемоторакс дренажланган, яки ярадагы сүле көпшәләр ярдәмендә агызылган", - дип хәбәр итәләр хастаханәдән.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев