Чокырчаның моңлы улы
Кеше язмышы төрледән-төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Берәүләргә язмыш гомер буе иркәләп, сөеп, шәфкать белән карый. Ә икенче берәүләргә язмыш, киресенчә, сынауларны бер-бер артлы яудырып кына тора.
Горур, язмыш сынауларын җиңә белүче А.Островский, Ф. Яруллин кебек көчле рухлылар арасында якташыбыз Рәниф Шәрипов та бар. Байтак еллар инде якташыбыз поэзия үрләрендә кыю адымнар ясап, берсеннән-берсе матур шигырьләр, дистәдән артык поэма, пьесалар, бәйрәм сценарийлары, яңа китапларга рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен язучы буларак иҗат итә. Туган авылы Чокырча тауларына менеп, Кукмараның үзәк урамнарыннан Казанга юл алып, безнең төбәкне илгә таныткан шагыйрь.
Башкаларда ничектер, белмим, Березняк авылы китапханәсендә Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган кичәдән кайтканнан соң, йөрәк түрендә барлыкка килгән хис-тойгыларны сезнең белән дә уртаклашасым килде.
“Чокырчаның моңлы улы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә, талгын гына көй астында Чокырча авылы табигате күренешләре белән тасвирланган Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, бүген 6 китап авторы Рәниф Шәриповның иҗатына багышланган матур сүзләр белән башланып китте. Чарада әдипнең шигырьләре, әсәрләре, китапханәчебез тарафыннан тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе, автор әсәрләреннән өзекләр, истәлекләр, олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентацияне карау, шушы җирлектә туып үскән җырчыларыбызның чыгышлары һәркем тарфыннан җылы кабул ителде.
Шуның дәлиле буларак, әдипнең кичәсендә 9 сыйныф укучысы Таҗетдинова Зөләйха “Фирая апа”, Фатыйхова Миләүшә “Кукмараның үзәк урамы”, Сибгатуллина Әдилә “Харис абый”, Шәрәфиева Энҗе “Шәкәр апа”, Чулпан балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр тарафыннан сәнгатьле итеп яңгыраган шигырьләре тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек иде – тыңлаучылар мөкиббән китеп, бирелеп тыңлады. Шагыйрь өчен туган як төшенчәсе урман, болын, таулар белән генә чикләнми. Туган ягы аңа үлмәс каһарманнары, талантлы, тырыш хезмәттән бәхет тапкан якташлары белән дә кадерле. Шуңа күрә Р.Шәриповның туган авылы кешеләренә багышлап язылган шигырьләре хәтсез икәненә тагын бер кат инандык.
Ходай тарафыннан язучыбызга бирелгән сәләтләрне саный китсәң, бармак та җитмәс кебек тоела. Баксаң, әле ул оста гармунчы да икән бит. 7 нче сыйныф укучысы Таҗетдинова Зөбәйдә сөйләвендә, үзенә багышлап язылган “Чокырча тавы” поэмасыннан яңгыраган өзекнең, шул нисбәттән язылган булуын раслады. Без Рәниф Шәриповны, бер дә шикләнмичә, туган ягын чын күңеленнән ярата торган шагыйрь, дип әйтә алабыз. Шулай булмаса, тау турында ул шулай матур итеп яза алыр идеме икән?
Авылдашы Закирова Фәния (“Авыл киче”, “Сагыну җыры”), Хөснетдинов Васыйл (“Син”), Таҗетдинов Хәмит (“Авылым урамнары”) башкаруында Р. Шәрипов сүзләренә язылган җырлар тамашачыларны тирән дулкынландырды. Бу чыгышлар кичәнең йөзек кашы булды, дисәк тә артык булмас.
Фәния Рәхимова,
Үзәк китапханәләр системасы библиографы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев