«Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Яңалыклар

«Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Бәйгедә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, әти-әниләр, коммерцияле булмаган оешмалар, региональ һәм муниципаль командалар катнаша ала.

Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйге башланды. Тормышта башкаларга маяк итеп куярлык, көчле рухлы, үз эшләре белән үрнәк булып торучы кешеләр башта төбәк бәйгесендә катнаша, аннары алар Россия күләмендә көч сынашачак. Бу хакта "Татар-Информ"да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Адгамова сөйләвенчә, бәйге инде 9 октябрьдә башлаган. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Төрле номинацияләр бар. Һәркем үзенә туры килгән юнәлештә катнаша ала. Максатыбыз — физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне башкаларга да таныту, — ди урынбасар. — Бәйгенең төбәктәге сайлап алу вакыты 1 декабрьдә тәмамлана. Финалы исә Мәскәүдә апрель аенда узачак.

Бәйгедә катнашу өчен ДОБРО. РФ сайтында гариза калдырырга кирәк. Шунысы бар - бер проект белән бер юнәлештә генә катнашып булачак.

Чыганак: «Ватаным Татарстан»


Нет комментариев