Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Дәүләт чигеннән узганда хокук бозган өчен штрафлар 2,5 тапкырга арттырыла

Дәүләт чикләрен саклау өлкәсендә хокук бозулар өчен җаваплылык көчәйтелә – моның өчен штрафлар 2,5 тапкырдан күбрәккә арта.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр белән канунга кул куйды, дип яза «Российская газета».

Затларның яки транспорт чараларының дәүләт чигеннән чыгу, шулай ук чик контроле узганда Россиягә керү яки аннан чыгу кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга штраф - 5-25 мең сум, вазыйфаи затларга - 100-250 мең сум, ә юридик затларга – 1-2,5 млн сум тәшкил итәчәк.

Чик буе зонасына керү, анда йөрү яки вакытлыча булу кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга шулай ук 1,5 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bailar-sabasynda-yasauce-manzuma-xuinaga-101-yas-tuldy-5920327

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев