Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Дәүләт казнасының терәге: салым хезмәткәрләре

Бүген салым хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

Айрат Шәфыйков, салым инспекциясе җитәкчесе:

–Бүген Россия Федераль салым хезмәте үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. СССР Министрлар Советының 1990 елның 24 гыйнварындагы карары нигезендә Финанс министрлыгы боерыгы белән дәүләт салым инспекциясе төзелә. Өч баскычлы идарә системасы формалаштырыла. 1991 елнын 21 ноябрендә Россия Федерациясендә Салым хезмәте эшли башлый. Әлеге органнарның барлыкка килүе, җәмгыятьнең базар икътисатында акча агымнарына ныклы контроль ясау зарурлыгы тууда була. Әлеге бурычны үтәү яңа оештырылган органнарга йөкләнә. Ул вакыттан соң бу оешма структурасында күп кенә үзгәрешләр булды. Хәзерге  көндә структура заманча информацион технологияләргә һәм программаларга таяна, динамик рәвештә үсә. Бүген Россия Федерациясенең салым органнары дәүләт идарәсенең иң нәтиҗәле һәм йогынтылы структураларының берсе, хакимиятнең ышанычлы терәге, икътисадый иминлек гаранты булып тора.

21 ноябрь Салым органнары хезмәткәрләре көне итеп 2000 елдан рәсми рәвештә билгеләп үтелә башлаган. Билгеле булганча, РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы инспекциясе Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарына хезмәт күрсәтә.  Бездә 2884 юридик зат һәм 4381 шәхси эшмәкәр исәптә тора. Үзмәшгуль алымында эшләүчеләр саны – 15036. Районда оешмаларның 654е һәм шәхси эшмәкәрләрнең 783е  телекоммуникацион элемтә каналлары буенча салым хисапларын тапшыра, 14 меңнән артык район кешесе физик затлар өчен салым түләүченең “шәхси кабинеты"н нан файдалана.

2024 елда инспекция буенча җирле бюджетларга 4 миллиард 995 миллион сум салым җыю билгеләнеп,  ахыргы күрсәткеч 5 миллиард 209 миллион сум тәшкил итте, ягъни үтәлеш 104 процент булды. Саба районы буенча физик затлар 2024 ел өчен 40 миллион сум транспорт, 10 миллион сум мөлкәт, 11 миллион сум жир салымы түләргә тиеш. Әлегә үтәлеше 63 процент. Моның  өчен билгеләнгән вакыт аз  калды.

Инспекциядә 92 дәүләт хезмәткәре эшли. Төп максатыбыз – барлык дәрәҗәдәге бюджетка салымнар һәм җыемнар түләүләрне арттыру, түләнмәгән салымнар күләмен киметү буенча реаль булган контроль эш алымнарын тагын да камилләштерү. Бу эшнең югары нәтиҗәлелегенә ирешү кайчангыга караганда да мөһим. Бер генә дәүләт тә салымнардан башка яши алмый. Казнаны тотрыклы һәм үз вакытында тулыландырмый торып, әһәмиятле социаль-икътисадый программаларны үтәү, халыкның тормыш хәлен яхшырту мөмкин түгел. 

Кадрларга килсәк, коллективта 71 хатын-кыз, 21 ир-ат эшли. Шуларның 17се – 35 яшькә кадәргеләр, 21е – 50 яшьтән олыраклар. Югары белемлеләр 87 хезмәткәр, 9 белгеч ике югары белемгә ия. Шушы урында 35 ел эчендә райондагы оешма үсешенә үз өлешләрен күп керткән җитәкчеләрне дә язып китү кирәктер. Рафаэль Гаян улы Закиров бу вазифага инспекция  ачылган көннән билгеләнә һәм 1996 елга кадәр җитәкли. Алга таба начальник булып Раушан Рәхим улы Әхмәдуллин (1997-2004 еллар), Мулланур Фәхретдин улы Миңнебаев  (2004-2014),  Газинур Хаҗи улы Әпсәләмов (2014-2018) эшли.  Алар үз  чорларында, коллектив  белән уртак тел табып, хезмәтне  максатчан оештыру турында даими  кайгырттылар.

Инспекция озак еллар эшләү дәвамында бай тәҗрибә туплаган белгечләре белән көчле. Мәсәлән, 1нче камераль тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Венера Голованың, салым түләүчеләрне исәпкә алу һәм алар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Вәсилә Халяпованың, бурычларны җайга салу һәм бюджет белән исәп-хисаплар бүлеге җитәкчесе Миләүшә Сафинаның, күчмә (урынга чыгып) тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гыйльметдинова, шушы бүлекнең баш дәүләт салым инспекторы Рамил Нигъмәтуллинның, 4нче камераль тикшерү бүлеге җитәкчесе Эльвира Фазлыеваның хезмәт стажлары 30 елдан  артык. Һөнәри бәйрәм  уңаеннан  күп еллар салым хезмәтендә тырышып эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләребез Мулланур Миңнебаев, Фәния  Госманова, Әлфия Велиева, Гөлчирә Сираҗиева, Илгиз Шиһабетдинов, Мөнирә Нургалиева, Гөлфия Галиуллина, Хәмдия Сабирова, Һидая Рәхмәтуллина, Рузия Ха­җиәхмәтова, Фирая Зунунованы да тирән ихтирам белән искә  аласы  килә.

Һөнәри бәйрәмебез көнендә хезмәттәшләремә районыбыз һәм аның халкы файдасына башкарылган эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телим. Сезгә күңел биреп башкара торган хезмәтегезгә тугры калырга, алга куелган бурычларны һәрвакыт намус белән үтәргә язсын.

Хезмәтебезнең зур  җавап­лы­лыгы турында онытмыйча, һәркемгә законлы билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны вакытында түләү кирәклеген ис­кәртеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев