Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңа конкурс уздыра
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында «Яшь вәгазьче» конкурсын уздыра. Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, Русия ислам университеты һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла. Аннары...
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында «Яшь вәгазьче» конкурсын уздыра.
Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, Русия ислам университеты һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла. Аннары республика күләмендә уздырыла. Мөхтәсибәтләрдән эшләр 30нчы декабрьгә кадәр кабул ителә. 15нче гыйнварга кадәр һәр мөхтәсибәт ике иң яхшы эшне жюрига юлларга тиеш, дип җиткерә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Вәгазьләр ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев