Дистәләгән гаиләгә ярдәм: Татарстандагы түләүләр, субсидияләр һәм ташламалар турында
Татарстанда балалы гаиләләргә зур игътибар бирелә. Алар өчен төрле ярдәм чаралары каралган.
«Татар-информ» күп балалы гаиләләрнең республикада нинди ярдәмгә өметләнә алуын ачыклады.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Республикада гаиләләргә 60тан артык социаль ярдәм чарасы күрсәтелә»
Татарстанда 58,7 меңнән артык күп балалы гаилә яши, әлеге гаиләләр 187,6 меңнән артык бала тәрбияли. Соңгы 12 елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2,5 тапкырга арткан Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
«Республикада гаиләләргә 60тан артык социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион гаилә кыйммәтләренә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә», - дип белдерде ул.
Аның әйтүенчә, Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә «күп балалы» дип таныла. Алар өлкән баланың 18 яшенә кадәр яки 23 яшенә кадәр белем бирү оешмасында көндезге белем алу шарты белән социаль ярдәм чаралары ала.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстанда күп балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде
Татарстанда күп балалы гаиләләргә алты яшькә кадәрге балалар өчен даруларга ай саен субсидия каралган. Быел әлеге ярдәм чарасын 53,7 меңнән артык кеше ала.
Моннан тыш, республикада күп балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30 процент күләмендә субсидия ала. Күп балалы гаиләләрнең балалары өчен ай саен юлга түләүгә субсидия каралган. Аны 77,1 меңнән артык кеше ала.
Бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала тугач, гаилә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие ала. Мондый гаиләләр шулай ук яшь ярымга кадәрге һәр балага мең сум күләмендә айлык пособие алалар.
Балалары бакчаларга йөргән ата-аналарга аерым социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Аларга мәктәпкәчә оешмада бала карау өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләнә. Беренче балага компенсация ата-аналар түләвенең уртача күләменнән 20 процент тәшкил итә, икенчесенә – 50 процент, өченчесенә һәм аннан соңгы балаларга – 70 процент.
Фото: © «Татар-информ»
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар бер мәртәбә бирелә торган түләү ала
Айлык пособие 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, ата-аналарының берсе яки икесе дә инвалид яки инвалид бала булган гаиләләр өчен билгеләнгән. Ул республикада билгеләнгән яшәү минимумы күләме белән гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аермага тигез. Быел мондый пособиене 106 кеше алган.
Авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен бер мәртәбә түләү каралган. Аерым алганда, беренче баласын тапкач, 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум ала. Һәм 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен өч һәм аннан күбрәк бала тапкан өчен 100 мең сум каралган.
Бу социаль ярдәм чарасы гамәлдә булган чорда, 2018 елдан 2025 елга кадәр, түләүне 14,8 меңнән артык бала тапкан әниләр алган. Шул исәптән быел – 723 хатын-кыз.
Фото: © «Татар-информ»
Керемнәре аз булган күп балалы гаиләләрнең балалары бакчага бушлай йөри
Татарстанда ярдәм чараларын керемнәре аз булган гаиләләр ала. Әйтик, яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә төбәк бюджетыннан өч яшькә кадәрге балалар өчен дарулар сатып алу өчен елына 10 мең сум түләнә.
Балалар кирәк-яраклары комплектларын шулай ук яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләр дә ала. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 2025 елның алты аенда 927 бүләк комплекты бирелгән.
Керемнәре аз булган күп балалы гаиләләргә бакча өчен түләү 100 процент компенсацияләнә. Ярты ел эчендә 2,6 меңнән артык татарстанлыга ярдәм күрсәтелгән.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелә
Хәзер республикада балалары булган гаиләләргә һәм бала туганда өстәмә ярдәм чаралары кертелә:
- студент гаиләсендә, күп балалы яшь гаиләләрдәге яңа туган сабыйлар, 17 яшькә кадәрге балаларга пособие алучы ялгыз аналар өчен беренчел ихтыяҗ предметларын прокатка бирү пунктлары;
- студент гаиләсендә ана кеше көндезге формада белем ала икән, әлеге гаиләгә «социаль няня» хезмәтен күрсәтү;
- көндезге формада белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр 100 мең сум түләү;
- күп балалы гаиләдәге бер балага көллиятләрдә һәм техникумнарда уку хакының 30 процентын компенсацияләү;
- ун һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай автомобиль бирү.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча проект гамәлгә ашырыла»
Россиядә социаль ярдәм чаралары буенча Татарстан – лидер. Узган ел социаль ярдәм чараларыннан 1 миллионнан артык кеше файдаланган, дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы социаль координаторы, Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый ярдәм штабы вәкиле Римма Сыдыкова.
«2022 елдан республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Бу контракт төзегәндә бер мәртәбә бирелә торган төбәк түләүләре, торак-коммуналь хуҗалыкка ташламалар, түләүсез дәвалану, тернәкләндерү, эшкә урнашуда ярдәм итү, торак урыннарны җайлаштыру мөмкинлеге», - диде ул.
Сыдыкова ассызыклаганча, республикада 50 меңнән артык күп балалы гаилә яши, халыкның гомер озынлыгы арта. «Бу югары медицина ярдәме һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече дип уйлыйм. Һәм республика җитәкчелегенең бу ярдәмен һәркем үзендә тоярга мөмкин», - дип белдерде ул.
«Күп балалы ана һәм махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны социаль ярдәм чараларыннан файдалана. «Мисал өчен, «Батыр» картасы төрле чараларга, театрларга, музейларга, циркка йөрергә мөмкинлек бирә. Шундый ярдәм белән кызым хәзер Татарстан лагерьларының берсендә ял итә», - диде Римма Сыдыкова.
Фото: скриншот
«Татарстанда җәй» проекты гаилә белән вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бирә»
Быел Татарстанда шәһәр һәм районнарның барлык төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштергән «Татарстанда җәй» дигән яңа проект эшли башлады. Ул ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган.
Проект платформасында 300дән артык чара тәкъдим ителгән, һәм аларның саны көн саен арта бара. Моңа концерт, тренировка, турнир, лекцияләр, велосипедта йөрүләр һ.б. чаралар керә. Барлык чаралар саф һавада – республика җитәкчелеге инициативасы белән яңартылган паркларда һәм җәмәгать урыннарында оештырыла.
«Бу проект гаилә белән вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте «Җиңү өчен! Казан» гуманитар хәрәкәте директоры Евгения Коцарь.
«Татарстанда җәй» кысаларында күп кенә чаралар һәм активлыклар планлаштырылган, алар гаилә элемтәләрен ныгытырга һәм җәйге каникулларны күңелле, онытылмаслык итәргә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, республикада бөтен гаилә белән уңайлы һәм арзан ял итү урыннары күп», - диде ул.
Надежда Гордеева, tatar-inform.ru
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/distalagan-gailaga-yardam-tatarstandagy-tulaular-subsidiyalar-ham-taslamalar-turynda-5907513
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев