Дәүләт һәр кешегә акча түләргә тиешме [сораштыру]
Вәт, ичмасам, яңалык! Швейцариядә һәр кешегә ай саен чама белән 2250 мең евро түләмәкчеләр. Бу акча кеременә, кайда эшләвенә карамастан, һәр кешегә каралган. Шул уңайдан июль аенда референдум узачак. Социологик тикшеренүләр нәтиҗәсенә караганда, дәүләт зур сумма түләсә дә, кешеләр эшләүләрен дәвам иттерәчәк. Халыкның бары 2 проценты гына, бу канун гамәлгә...
Вәт, ичмасам, яңалык! Швейцариядә һәр кешегә ай саен чама белән 2250 мең евро түләмәкчеләр. Бу акча кеременә, кайда эшләвенә карамастан, һәр кешегә каралган. Шул уңайдан июль аенда референдум узачак. Социологик тикшеренүләр нәтиҗәсенә караганда, дәүләт зур сумма түләсә дә, кешеләр эшләүләрен дәвам иттерәчәк. Халыкның бары 2 проценты гына, бу канун гамәлгә керсә, эшләмичә өйдә утырасын белдергән. Ә сез ничек уйлыйсыз: дәүләт һәр кешегә акча түләргә тиешме? Сезгә акча түләсәләр, эшегезне ташлар идегезме?
Гөлназ Бәдретдин, журналист:
- Дөрес дип саныйм. Кешеләрне бүлә башласалар, нинди критерийларга нигезләнеп эшләүләрен күз алдыма китермим. Һәр кеше салым түли бит, димәк, аның да дәүләт акчасында өлеше бар. Россия - нефть һәм газга бай ил. Казылма байлыклар - аерым кеше түгел, ә халык хәзинәсе. Аннан һәр кешегә өлеш чыгарга тиеш. Дәүләт акча түләсә дә, эшемне ташламас идем, аның каравы үземне ышанычлырак хис итәр идем. Бу гамәл минем дәүләткә кадерле булуымны аңларга мөмкинлек бирәчәк. Авырганда да, аз түләрләр инде, дип борчылып ятмам, кыскартуга эләккән очракта да, дәүләтнең ярдәме бар бит, дип тыныч булыр идем. Акча күбрәк булган саен кешенең мөмкинлекләре арта, яшәү дәрәҗәсе яхшыра, хуҗалык проблемалары белән вакланмый, үзен бәхетлерәк хис итә, димәк, дәүләткә дә файданы күбрәк китерә ала.
Рафил НОГМАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
- Бай гарәп илләрендә кешеләр күптән дәүләт хисабына яши, анда мигрантлар гына эшли. Һәр туган балага зур суммада хисап ачыла. Швейцария дә, башка бай илләрнең дә мондый адымы кызыктыра. Әлегә Россиядә бу мөмкин түгел. Россия болай да көчсезләнде, нефть бәясе төште, төрле чикләүләр бар. Сугыш ветераннарына, инвалидларга, пенсионерларга каралган түләүләр сакланып калса да яхшы әле. Әмма мин Швейцариягә китмәс идем. Беренчедән, андый мөмкинлегем юк, икенчедән, эш таба алмам дип куркам. Дәүләт акча түләсә дә, эшкә йөрмичә яши алмыйм. Минем Татарстанда яшисем килә, аның да бай республика булуын телим.
Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы:
- Һәр кеше дәүләттән акча алырга лаеклы түгел. Россиядәге чынбарлыкны күзалласаң, монда эчкечеләр, наркоманнар да күп, алар эшләмичә, кешеләрнең салым акчасына, кәеф-сафа корып ятачакмы? Мин моңа каршы булыр идем. Россиядә андый түләүләр булса, эшләүче дә калмас кебек. Швейцариядә фикерләү рәвеше, халыкның кыйммәтләре үзгәрәк. Кешегә балигъ булганчы ниндидер түләү каралырга һәм аны билгеле максатларда гына куллану мөмкиндер. Ә эшләмичә акча алып яшәргә теләүчеләр җәмгыятендә бу реаль хәл түгел. Дәүләткә дә акча каяндыр килергә тиеш бит.
Илнар ЗИННӘТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имамы:
- Безнең җәмгыятьнең менталитеты Европада яшәүчеләрнекеннән нык аерыла. Андагы кешеләр, без дәүләткә бурычны кайтарабыз, дәүләт үсешенә өлеш кертәбез, дип фикер йөртеп хезмәт итә, ә Россиядә халык эшкә акча эшләргә бара. Европалыларда җаваплылык хисе дә нык, салымнарын яшермиләр, урламыйлар. Ә бездә бушка акча килеп торса, бармакка бармак сукмаячаклар. Россия халкы эшләргә яратмый. Алдынгы дәүләтләр халкын уйлап эш итә. Чынында кеше дәүләткә түгел, дәүләт кешеләргә хезмәт итә. Элеккеге ислам дәүләтләрендә дә кешеләргә, аеруча авыр хәлдә булучыларга дәүләт ярдәм иткән. Бу - исламның бурычы да. Акча түләсәләр дә эшләр идем, кешенең һөнәре, эше булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев