Дәүләт тилеләре
Үзенең тиле мантыйгы белән Россия сәясәтенә йогынты ясап, утыз елга якын бюджет тагарагыннан тукланып яшәүче Жириновский Facebookта яңа язмасы белән танылды. Бу юлы ЛДПР лидеры Россиядән качучы акыллы башларны тотып калуның яңа идеясен кертә: инглиз телен һәм башка чит телләрне мәҗбүри укытудан туктау һәм түләүле итү нияте белән уртаклаша.
ЛДПР лидерының фикер йөртеше бик примитив: АКШ һәм Европа, зур хезмәт хаклары белән кызыктырып, россияле талантларны үзләренә тартып алмасыннар өчен, аларны телсез итәсең дә котыласың. Тиле сәясәтче социаль челтәрдә инглиз теленә генә кизәнеп калмый, Россиядәге милли телләргә дә тагын бер тапкыр тибеп уза: җирле халыкларның вак телләрен укыту да ирекле генә түгел, түләүле дә булырга тиеш, дигән фикер уздыра. Мәктәпләрдә бары тик рус теле генә мәҗбүри һәм бушлай укытылырга тиеш – Facebook язмасының нигезендә менә шушы фикер ята. Инглиз теленә сикергән булып, милли телләр өстенә баскан сәясәтченең фикерләренә ”ул һәрвакыт шулай булды инде” дип, игътибар итмичә дә калырга мөмкин булыр иде.
Тик, бердән, Россиядә соңгы вакытларда милли сәясәт нәкъ Жириновский сызган юлдан һәм шуның мантыйгы белән алып барыла, икенчедән, чит телләргә һөҗүм итүченең язмасына кайтаваз язучылар татар теленә һөҗүм итүчеләрнең кайбер дәлилләрен бу юлы башка яссылыкта кабатлыйлар. Искә төшерик әле: үткән көздә милли телләргә каршы көрәш фронтында нинди залплар яңгыраган иде? Иң беренче ”корыч” дәлил ”укып-укып та, безнең балаларыбыз барыбер татар телен өйрәнә алмыйлар”, дигән фикердән торды. Бәс, шулай булгач, татар телен мәктәптән куарга да котылырга дигән идеяне байрак итеп күтәрде әти-әниләрнең күбесе. Ул чакта укытуның сыйфаты түбән булган өчен барыбыз да татар теле укытучыларына ябырылдык. Бер нәрсәне беребезнең дә күрәсебез килмәде: мотив юк икән, баланы бер фәнгә дә өйрәтеп булмый. Нинди генә методика кулланма, мие әти-әни тарафыннан татар теленә дошманлык белән агуланган икән, бала ул телне өйрәнмәячәк.
Инглиз теле белән вәзгыять бөтенләй башка. Рус телен яклаучы “каһарманнар“ үткән көздә социаль челтәрләрдә: “Безгә нәрсәгә татар теле, инглиз теле булса, шул җитә“, – дигән икенче “корыч“ дәлилне еш китерделәр. Аңлашыла инде: бүгенге Россиядә ипиле булыйм дисәң, инглиз телен яхшы белү кирәк. Мондагы бик күп компанияләрдә үк чагыштырмача яхшы түләүле белгечлек буенча эшкә урнашыйм дисәң, шул телне белүне шарт итеп куялар. Мотив бар, димәк, әмма балалар урта мәктәптә инглиз телен барлык классларда да диярлек укысалар да, кулга аттестат алганда ипи-тозлык та сөйләшә алмыйлар. Жириновский постына кайтаваз язучылар нәкъ менә шуннан зарлана да инде.
Әйдәгез, берничә кайтавазга күз салыйк: “Вова, үтенеп әйтәм: киткән барлык белгечләр дә телне мәктәп укытучысыннан башка да өйрәнерләр иде, хәтта абсолют күпчелек шулай эшли дә...“ – дип яза оппонентларның берсе. “Россиядә, СССРдагы кебек үк телләр укытуның дәрәҗәсе шулкадәр түбән, хәтта моның өчен акча сорау да оят“, – дип кабатлый икенчесе. “Мәктәптә кем дә булса инглиз телен өйрәнә аладыр, дип, беренче тапкыр ишетәм“, – дип куәтли өченчесе. Жириновский тилемсәсе үзенең постында Россияне мәгариф системасы яхшы булган илләр рәтенә кертә, американнар бездә тәрбияләнгән инглиз телле белгечләрне бушлай чүпләп торалар, дип зарлана. Россиянең мәгариф системасының ни дәрәҗәдә затлы булуы инглиз телен мәктәптә укыту дәрәҗәсендә ачык күренә. Төбенә төшсәк, без математика белән физиканың да, хәтта рус теленең дә укытылу дәрәҗәсе шул чама булуына төшенер идек. “Татар теле укытылу сәбәпле, рус телен өйрәтү өчен репетитор ялларга мәҗбүрбез“, – дип зарланган әти-әниләрнең берсе дә, милли тел мәктәптән куылганнан соң, түләүле өстәмә белемнән баш тартмады һәм тартмаячак та, чөнки ниндидер бер хикмәт белән мәктәп дәресләрендә генә алынган белем БДИ бирү өчен яраксыз булып чыга. Инглиз теленә һөҗүм ясаган булып милли телләр өстендә тагын бер тапкыр сикерү нияте белән башланган Жириновский гамбиты – асылда уңышсыз йөреш ул.
Барлык телләрне тыеп бетер, балалар русча сленгтан башка берни белмәсеннәр, башы аз гына эшләгән берән-сәрәннәр илдән качудан барыбер туктамаячак, чөнки Жириновский тибындагы карагруһчылар дилбегә тоткан илдә кешечә яшәү шартлары булмаячак беркайчан да. Сыйфатлы һәм сыйфатсыз һәр нәрсәгә түләргә туры киләчәк: белемгә дә, дәвага да, бизнес алып бару хокукы өчен дә, урманнан җиләк җыю мөмкинлегенә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев