Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Медведев үзмәшгуль йөртүчеләр өчен закон нормаларын гадиләштерергә йөкләде

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәткә үзмәшгуль йөртүчеләр өчен транспорт законы нормаларын гадиләштерү мәсьәләсен хәл итәргә йөкләде. Бу турыда Дмитрий Медведев Россиянең зур IT-компанияләре җитәкчеләре белән очрашуда әйткән, дип яза РИА Новости.

Компания мәгълүматлары буенча Россиядә теркәлгән үзмәшгуль кешеләрнең 30 проценты – машина йөртүчеләр. Үзмәшгуль таксистларга таксида эшләү өчен автомобильгә рөхсәт алу буенча чикләүләр бар. Хәзер Федераль салым хезмәтендә теркәлгән һәм салым түләүче таксистлар шәхси эшмәкәр статусын алырга тиеш. Таксистлар өчен бу артык чыгымнар һәм бюрократия", - диделәр “Яндекс.Такси"да.

Очрашуда "Яндекс.Такси" җитәкчесеТигран Худавердян үзмәшгуль таксистларны транспорт законы күзлегеннән шәхси эшмәкәргә тиңләргә, ягъни шәхси эшмәкәр булып яңадан теркәлмичә үз машиналарында таксида эшләргә рөхсәт бирергә тәкъдим итте.

"Премьер-министр очрашуда катнашкан Хөкүмәт әгъзаларына - вице-премьер Максим Акимовка, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носковка бу мәсьәләне хәл итәргә йөкләде”, - диделәр "Яндекс.Такси"да.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев