Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Дума депутаты: 1 сентябрьдән фельдшерлар табиб вазифаларын башкара алачак

Россиядә 1 сентябрьдән фельдшерлар һәм акушерлар белгечләр җитмәгән яки алар вакытлыча булмаган чакта участок табибы, терапевт, педиатр һәм акушер-гинеколог вазифаларын башкара алачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Вероника Власова хәбәр итте.

«РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк боерыгы нигезендә, фельдшерлар һәм акушерлар участок табибы – терапевты, педиатр һәм акушер-гинеколог ваифаларын башкара алачак. Аларга бу вәкаләтләрне белгечләр җитмәгән яки алар вакытлыча булмаган чакта медицина оешмасы җитәкчесе тапшыра ала. Карар федераль дәрәҗәдә расланган һәм медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлтелгән, бигрәк тә кече торак пунктларда һәм авыл җирлекләрендә», - диде Власова.

Парламентарий сүзләренчә, мондый адым сәламәтлек саклау системасының реаль ихтыяҗына җавап булган, бигрәк тә төбәкләрдә.

«Без пациентлар амбулаторияләрендә яки фельдшерлык-акушерлык пунктында вакытлыча табиб булмау сәбәпле, ярдәмсез калуына юл куя алмыйбыз. Яңа боерык фельдшерларга һәм акушерларга грамоталы рәвештә, үз вәкаләтләре чикләрендә, әмма кешеләр өчен файда белән пациентларга ярдәм күрсәтү эшенә
кушылырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде ул.

Власова аңлатканча, әлеге карар – табибларны алыштыру түгел, ә сәламәтлек саклауның беренчел звеносында бик кирәкле чара. Ул медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттырырга, халыкның ышанычын ныгытырга һәм пациентларның ихтыяҗларына тизрәк җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/duma-deputaty-1-sentyabrdan-feldserlar-tabib-vazifalaryn-baskara-alacak-5906817

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев