Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел ахырында «Москвич» ике яңа модель чыгарырга җыена

«Москвич» заводы 2023 ел ахырында ике яңа модель (SUV сегментында һәм седан) чыгаруны оештырырга җыена. Бу хакта «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съезды кулуарларында сөйләде. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

 

«Ел ахырында [яңа модель барлыкка киләчәк]. Икенче яртыеллыкта - дүртенче кварталда тагын ике модель. Бу машина бераз зуррак. SUV белән седан булачак», - дип аңлатты Когогин.

Элегрәк билгеле булганча, КАМАЗ «Москвич» заводы маркасы белән биш модель (дүрт кроссовер һәм бер седан) җитештерергә җыена.

Февральдә «Москвич» заводы Россиянең 11 шәһәренә «Москвич 3» кроссоверы һәм аның «Москвич 3е» электрмобилен җибәрә башлады. Рәсми дилерлар 3 мартта машина сата башлады.

«Москвич 3» кроссоверының бәясе 1,97 млн сумнан башлана. Машина Кытайның JAC JS4 кроссоверы модификациясеннән гыйбарәт. Мәскәү мэры урынбасары Максим Ликсутов агымдагы елда 50 мең «Москвич» җитештерергә планлаштырылуын белдерде, шул исәптән 10 мең - электромобиль.

Әле май аенда ук Мәскәү мэры Сергей Собянин хезмәт коллективын саклап калу өчен «Москвич» заводында автомобильләр җитештерүне яңадан эшләтеп җибәрергә карар кылды. Июльдә «КАМАЗ» ГАҖ һәм Россия башкаласы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Декабрьдә «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа «Москвич»та йөреп карады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygynda-berdam-daulat-imtixanyn-gamaldan-cygaru-ixtimaly-turynda-aittelar-5868359

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев